Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү күләмен расладылар
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан республиканың балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-аналар түләве 4 % ка (131 сумнан 149...
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан республиканың балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-аналар түләве 4 % ка (131 сумнан 149 сумга кадәр) арта.
Ата-аналар түләвен арттыру балалар бакчасы эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итүгә чыгымнарның артуына, шул исәптән туклануга чыгымнарның артуына бәйле. Ата-ана түләве учреждениенең төренә, бакчаның эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Түләү һәм компенсацияләү буенча элеккеге ташламалар сакланачак.
Шулай итеп, федераль законнар нигезендә ата-аналар түләвеннән 100 % ка инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар азат ителә. Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләр өчен түләү 50 %.
Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында ата-аналар түләүнең бер өлешен компенсацияләргә хокуклы, беренче балага – 20 % күләмендә; икенче балага – 50 % күләмендә, өченче һәм аннан соңгы балаларга – 70 %. 2020 елның 1 гыйнварыннан керемнәре яшәү минимумыннан артмаган күпбалалы гаиләләр чыгымнары 100 % ка компенсацияләнә. Шулай ук ата-аналары СВОда катнашкан балалар да балалар бакчасына бушлай йөри.

Комментарийлар