Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы эшли

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды, милекчеләрнең гомуми җыелышы протоколларына кул кую процессы бара.

Бүгенге көндә протоколларның яртысы диярлек кабул ителгән, калган 42 проценты тикшерелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Наилә Зинәтуллина әйтүе буенча, Казан буйлап 2024 елгы программа буенча якынча 34% протоколлар кабул ителгән, Нурлат районында – 31%, Тәтеш районында – 25% һ. б.

 2024 ел программасы буенча җиһазлар сатып алу  85 процент тирәсенә төгәлләнгән. Сатып алу 15 февральдә тәмамланачак, ди проект җитәкчеләре. 

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр гражданнардан 103 мөрәҗәгать килгән. Алар төзекләндерү схемалары буенча тәкъдимнәргә, программага кертүгә, җыелышлар оештыруга, шулай ук башка мәсьәләләргә, шул исәптән карны җыештыру проблемаларына кагыла.

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ