Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Электрон мактау тактасы» эшли башлады

Татарстанда «Электрон мактау тактасы» платформасы эшли башлады. Анда республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат тупланган. Лауреатларның тулы исемлеге белән платформаның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Проектның төп максаты – республика үсешенә зур өлеш керткән хезмәт кешеләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту, эшче һәм төрле һөнәр ияләренең хезмәтенә карата ихтирамны арттыру.

Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасы лауреатларының рәсми галереясында «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, шулай ук «Гаилә һәм мәктәп» журналының җаваплы мөхәррире Мөршидә Кыямова да урын алган. Котлыйбыз!

Фото Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасы лауреатларының рәсми сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ