Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда мәктәп медиа командалары өчен «Ялкын» патриотик фестивале старт ала

Татарстанда яшь журналистларга ярдәм итү һәм мәктәп медиа үзәкләрен үстерү максатыннан гамәлгә ашырылган «Ялкын» мәктәп медиасы проекты беренче республика патриотик фестиваленә гаризалар кабул итә башлады, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Фестивальдә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларыннан мәктәп медиа командалары катнаша ала. Алар арасында газета һәм журнал редакцияләре, радио- һәм телестудияләр, SMM-проектлар, шулай ук башка медиаформатлар тәкъдим ителә. Катнашучыларның яше – 12 дән 18 яшькә кадәр.

Бәйге нәтиҗәләре ике төп номинация буенча билгеләнәчәк: «Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы».

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны «Ялкын» журналының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә һәм фестивальнең Telegram-каналында (@mediafestyalkin) табарга мөмкин.

Гаризаны онлайн-форма аша бирергә була.

Фото: «Ялкын» журналы 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ