Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда өченче тапкыр PROинтерес фестивале узачак

Быел көз Татарстанда өченче тапкыр PROинтерес фестивале узачак. Фестивальнең максаты – булачак яшь белгечләрне базарда актуаль булган профессияләр белән таныштыру. Биредә яшьләргә нинди хобби кайсы һө...

Быел көз Татарстанда өченче тапкыр PROинтерес фестивале узачак. Фестивальнең максаты – булачак яшь белгечләрне базарда актуаль булган профессияләр белән таныштыру. Биредә яшьләргә нинди хобби кайсы һөнәр туры килүе турында аңлатачаклар. Быел фестиваль грант откан. 
Бу турыда бүген “Татар-информ” матбугат конференциясендә “Алдынгылар хәрәкәте” Татарстан бүлеге  җитәкчесе, ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, «Беренчеләр гранты 2023» Бөтенроссия грантлар бәйгесендә Татарстаннан 20 проект җиңгән. Шулар арасында PROинтерес һөнәр фестивале бар, аларга 9,3 миллион сум бирелгән.
"Хоббидан алып һөнәргә кадәр траекториясе буенча 12 карьера юлы каралачак. 12 компания үзенең кейсларын тәкъдим итә, билгеле бер һөнәр белән таныштыра. Беренче дәресләр сәнәгать дизайнеры һөнәренә багышлана. Һөнәргә кайсы хоббилар туры килә, һөнәрне өйрәнү өчен кая укырга керергә, аннан кая эшкә урнашып була – барысы карала. Яшүсмер зур компания белән элемтә булдыра ала. Күп бирем үтәгән иң актив 150 катнашучы 4 көнлек сменага Чаллыга барачак. Фестиваль ике айдан артык дәвам итә, теләсә кайсы вакытта кушылырга була. Катнашучылар предприятиегә экскурсиягә эләгә ала," - дип сөйләде фестивальнең җитәкчесе Эльвина Янышева.
Фестивальдә катнашу өчен Roud мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Андагы биремнәрне үтәп, яшьләр үзләрен төрле һөнәрдә сынап карый ала. Фестивальдә 10-23 яшьлек кешеләр катнаша ала. Катнашу бушлай.
Оештыручылар сүзләренчә, беренче елларда гуманитар-иҗади профессияләр каралган булса, быел техник профессияләргә басым ясалачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ