Татарстанда «Татарстан – космос траекториясе» проекты башлана
Татарстан Республикасында «Татарстан – космос траекториясе» дигән масштаблы фәнни-агарту проекты старт ала. Аның төп максаты – мәктәп укучыларын астрономия, космонавтика, инженерлык һөнәрләре һәм заманча космик технологияләр белән таныштыру, шулай ук яшьләрне техник белгечлекләр сайларга рухландыру.
Проект чаралары 2026 елның сентябреннән 2027 елның апреленә кадәр республиканың сигез шәһәрендә: Казан, Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Азнакай, Арча һәм Баулы Сабада узачак. Аларның һәркайсында бер мәктәп базасында киләчәктәге космонавтика музее өчен нигез салыначак.
7–11 сыйныф укучылары өчен галимнәр, инженерлар, фән популяризаторлары һәм космик тармак белгечләре катнашында лекцияләр һәм остаханәләр оештырыла. Һәр мини-фестиваль ким дигәндә 120 укучыны җыячак.
Проектта педагогларга аерым игътибар бирелә. Аның кысаларында астрономия һәм космонавтика белемен үстерүгә омтылган укытучылар җәмгыяте булдыру планлаштырыла. Алар тәҗрибә, методикалар һәм фикерләр белән уртаклаша алачак, астрономия һәм космонавтика буенча түгәрәкләр оештыру өчен нигез барлыкка киләчәк.
Укытучыларның ихтыяҗларына нигезләнеп, квалификация күтәрү курсы эшләнәчәк. Ул өстәмә һәм гомуми белем бирү программаларын, шул исәптән дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне, шулай ук проект-тикшеренү эшләре һәм инженерлык-техник иҗатны колачлаячак.
Проект 2027 елның апреленә Казанда планлаштырылган «Татарстан – космос траекториясе» йомгаклау фестивале белән тәмамланачак. Программада – фәнни-популяр лекцияләр, остаханәләр, космонавт, галимнәр һәм космик тармак вәкилләре белән очрашулар. Шулай ук катнашучы шәһәрләр педагоглары катнашында түгәрәк өстәл узачак.
Проект Татарстанда инженер-космик белем бирүне инновацион үстерү буенча пилот программаны эшләтеп җибәрү өчен нигез булып торачак. Россия мәгариф академиясе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, белем бирү оешмалары һәм фәнни-космик өлкә вәкилләре белән хезмәттәшлек итү күздә тотыла.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар