Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның биш театры «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә

Татарстанның биш театры «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Бүген дәрәҗәле театр премиясенең номинантлар исемлеге игълан ителде.Камал театрының «Мөһаҗирләр» спектакле 9 номинациядә, Буа театры...







Татарстанның биш театры «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә


Татарстанның биш театры «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Бүген дәрәҗәле театр премиясенең номинантлар исемлеге игълан ителде.
Камал театрының «Мөһаҗирләр» спектакле 9 номинациядә, Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле 2 номинациядә, Кариев театрының «Рөстәм маҗаралары» 5 номинациядә, «Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле 4 номинациядә, MOÑ театрында Нурбәк Батулланың «Әңгәмә» спектакле бер номинациядә премиягә дәгъва итә.
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Мөһаҗирләр» спектакле белән «Иң яхшы режиссер» номинациясенә дәгъва итә. Илгиз Зәйниев «Курчаклар. Режиссер эше» номинациясендә билгеләнгән.
Камал театрыннан Ләйсән Гатауллина һәм Кариев театрыннан Альбина Гайзуллина «Драма. Хатын-кыз роле» номинациясендә премиягә дәгъва итә. «Мөһаҗирләр» спектакле белән Люция Хәмитова «Икенче пландагы хатын-кыз роле» номинациясендә дәрәҗәле премияне алырга мөмкин.
«Дәрвиш» моноспектакле белән Раил Садриев, «Рөстәм маҗаралары» белән Булат Гатауллин һәм «Мөһаҗирләр» спектакле белән Фәннур Мөхәммәтҗанов «Драма. Ир-ат роле» номинациясендә премиягә дәгъва итә. «Мөһаҗирләр» спектакле белән Илдус Габдрахманов «Икенче пландагы ир-ат роле» номинациясендә дәрәҗәле премияне алырга мөмкин.
«Мөһаҗирләр» спектакленең рәссамы Сергей Скоморохов һәм костюмнар буенча рәссам Марина Марьянич та «Алтын битлек» номинантлары. «Авиатор» курчак спектакле белән Сергей Рябинин да «Алтын битлек»кә дәгъва итә.



tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ