Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм җәмгыять белеменнән БДИ тапшыра
11 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
Физикадан имтиханны агымдагы елдагы 3333 чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырса, ә җәмгыять белеменнән – 5221.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу көнгә имтихан тапшыру өчен барлыгы 8554 катнашучы гариза биргән (шул исәптән 98 кеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр).
Гомуми белем бирү оешмалары базасында 68 имтихан үткәрү пункты һәм 14 е өйдә оештырылган. Онлайн видеокүзәтүле 658 аудитория билгеләнгән.
БДИ үткәрү эшендә 3140 педагогик хезмәткәр катнаша.
Имтихан 10:00 дә башланды.
Физикадан БДИ дәвамлылыгы – 3 сәгать 55 минут, җәмгыять белеменнән – 3 сәгать 30 минут. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен имтихан вакыты 1,5 сәгатькә арта.
Физикадан минималь бусага 36 балл тәшкил итә, җәмгыять белеменнән – 42 балл. Шул ук вакытта югары уку йортына керү өчен физикадан кимендә – 39 балл, җәмгыять белеменнән кимендә 45 балл җыярга кирәк.





Комментарийлар