Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның “Ел студенты” – үзебезнең милләт кызы

Татарстаныбыз – чын мәгънәсендә студентлар республикасы. Бездә барысы 144 меңгә якын студент исәпләнә.

Бу – Россиядәге барлык студент яшьләрнең 3,4 проценты дигән сүз. 

Республикабызда инде унтугызынчы ел рәттән “Татарстанның ел студенты” конкурсы үткәрелеп киленә. 

«Ел студенты – 2023” бәйгесе исә үзенең оешканлыгы һәм колачлылыгы ягыннан моңарчы уздырылганнарыннан күпкә аерылып торды. Быел әлеге премиягә рекордлы санда – республиканың 29 югары уку йортыннан 530 дан артык гариза гына кабул ителде. Һәм менә аның нәтиҗәләре мәгълүм булды. Нәтиҗәдә Казан дәүләт энергетика университеты студенты Гүзәл Газетдинова “Татарстанның 2023 елдагы иң яхшы студенты» дип табылды: ул Гран-при иясе булды. Бар яктан үрнәк, өлгер, инициативалы милләттәшебез ул. Гүзәл югары уку йортлары арасында үткәрелә торган «Яз гүзәле» матурлык һәм талантлар конкурсы җитәкчесе, «Татар телендә матурлык онлайн-марафоны» проекты авторы да әле. Шулай ук ул узган ел «Студентлар стартабы» грант конкурсында җиңүчеләрнең берсе дә иде. 

Гүзәлгә тантаналы төстә җиңүче статуэткасы тапшырылды. 

Конкурс җиңүчесе буларак ул «Алгарыш» гранты кысаларында дөньяның үзе теләгән теләсә кайсы югары уку йортында укуын дәвам иттерү хокукына ия булачак. Шул ук вакытта СИБУР нефть-газ компаниясе Гүзәл Газетдиновага Мәскәүдәге Халык казанышлары күргәзмәсенең Полимерлар йортында оештырылган күргәзмә эшчәнлеге белән танышу өчен путёвка белән бүләкләде.  

Таһир САБИРҖАНОВ 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ