Татарстанның фәнни-тикшеренү өлкәсе хезмәткәрләре саны 16,5 меңгә якын
Татарстанда фәнни-тикшеренү өлкәсендә хезмәт куючылар саны республиканың яңа тарихында иң югары дәрәҗәгә җитте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
– Татарстанның яңа тарихында фәнни-тикшеренү өлкәсе хезмәткәрләре саны максимумга җитте, якынча 16,5 мең кеше исәпләнә. Соңгы тапкыр мондый күрсәткечкә без 1999 елда ирешкән идек», – дип белдерде ул.
Фото: Татар-информ





Комментарийлар