Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татмедиа»да журналистлар ифтары

«Татмедиа»да журналистлар ифтары узды.

Кичә  «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә эшләүче журналистлар, язучылар, матбугат өлкәсендә эшләгән ветераннар катнашында ифтар узды. Башка елларда бу мәҗлес  «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон башлангычы белән уздырыла иде.

         – Быел безнең башлангычны  «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев,  «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков  тагы да күтәреп алды, алар һәр башлангычка теләктәшлек күрсәтә, – диде Ләбиб Лерон.

   Ифтарда катнашучылар Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бергә мәрхүм булган каләм ияләре рухына  дога кылдылар,  казыйның вәгазен тыңладылар. Язучы Данил Салихов матур итеп азан яңгыратты һәм, мөселманнар авыз ачкач, баш казыйга оеп ахшам намазын укыды.

     Күркәм табын артында төрле редакцияләр мөхәррирләре белән беррәттән, Спас районының элекке хакимият башлыгы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев,  Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Казандагы Ислам динен  кабул итүгә 1000 ел исемендәге  югары мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, Изге китапны беренчеләрдән булып татарчага тәрҗемә итеп бастырган Татарстанның халык язучысы  Рабит Батулла  һәм  башка күренекле шәхесләр, радио, телевидение хезмәткәрләре катнашты.

 – «Татмедиа»да ураза тотучылар бик күп, Аллаһы Тәгалә һәммәбезнең дә бу гамәлләрен кабул итсен.Мондый очрашулар дәвамлы булыр, тагын да күбрәк мөселманнар катнашыр, – дип  вәгъдә итте мәҗлесне оештыручы Ләбиб Лерон.

 Альберт САБИР

 Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ