Логотип Магариф уку
Цитата:

Таулы Алтайның йөрәге

Һәр җәйне уңайлы фатирымнан аркага биштәр асып, авыр, әмма чыдам күн итекләр киеп, сәфәр чыгып китәргә нәрсә мәҗбүр итәдер, әйтүе кыен. Мөгаен, моның төп сәбәбе – моңарчы күрмәгән, булмаган җирләр гиз...

Һәр җәйне уңайлы фатирымнан аркага биштәр асып, авыр, әмма чыдам күн итекләр киеп, сәфәр чыгып китәргә нәрсә мәҗбүр итәдер, әйтүе кыен. Мөгаен, моның төп сәбәбе – моңарчы күрмәгән, булмаган җирләр гизү, яңа тәэсирләр кичерү теләгедер. Алтайны юкка гына төрки халыкларның бишеге дип әйтмиләр. Әлеге садә табигать күркенең бик күп халыкларның гореф-гадәтләре үрелгән җир булуы гаҗәпмени?! Биредә Катын (безнеңчә Хатын була инде) сыртындагы гигант бозлыкларны, мәҗүсиләрнең табыну урыннарын күрергә, Себер тайгасы кочагында ял итәргә мөмкин.

Менә без Таулы Алтайның бормалы-бормалы юлларыннан Үч Сүрү (аны Үч Айры дип тә атыйлар) тау итәгенә таба җилдерәбез. Төрки кардәшләребез аны Үч Сөмер дип атап йөртә. Юлыбыз Түнгүр бистәсе – Үч каен торулыгы – Аккем елгасы үзәнлеге – Карадөрәк кичүе – Көчүрле елгасы үзәнлеге һәм Көчүрле күленнән кабат Түнгүр бистәсенә кайту дип тәгаенләнгән. Түнгүр бистәсенә җиткәнче, берничә чакрым дәвамында һәр түмгәкне санап барырга туры килде. Йоклабрак барсаң, юл буендагы агачлар, ботакларын җәеп, кочып алырга гына тора. Шул сәбәпле мөмкин кадәр чүгәләбрәк утырырга, башны саклап барырга туры килә. Юл уңаенда Алтай авыллары очрый. Һәр ишегалды уртасында алтайларның борынгыдан килгән айыллары корып куелган. Безнеңчә тирмә була инде бу. Тирмә уртасында – учак урыны. Учактан чыккан төтен тирмә түбәсенең очында калдырылган тишектән күккә ургыла. Алтайларның борынгы ышануларынча, тирмәгә күктән нурлар иңә, шул ук вакытта җирдән караңгы көчләр чыга. Алар, тирмә эчендә очрашып, әвәрә килә. Шуңа күрә алтайлылар айылны изгеләштерә дә инде. Әгәр шул тишектә каен ботаклары тырпаеп торганын күрсәгез, димәк, монда күптән түгел генә туй булган.
Таулы Алтай Республикасының төп, җирле халкын алтай кеже диләр, әле инкыйлаб алдыннан аларны татар дип тә йөрткәннәр. Гаҗәп тә түгел: безнең телләребез бик охшаш. Кич җитә. Кәрәзле телефон «тотмый» башлый. Менә без Түнгүргә якынлашабыз. Килеп җитүгә, алан уртасында палаткабызны корып куйдык та кайчыга – бик күп алтай әкиятләрен белүче, тамак төбе белән җырлаучы оста янына кунакка бардык. Ике кыллы уен коралында – топшурда дастаннар башкарды ул.

Икенче көнне Таулы Алтайның төп елгасы – Катын буйлап салда сәяхәт башланды. Бу ярсу холыклы елганы нигә хатын-кызга тиңләгәннәрдер, тәгаен генә әйтүе кыен. Күрәсең, хатын-кызның холкы елга холкына туры килеп тора дигәннәрдер. Вакыт-вакыт төрле төскә керә, кара-кучкыл да, фирүзә дә була ул. Дөрес булса, Алтайда егерме меңнән артык елга бар икән. Әгәр аларны бер җепкә тезсәң, җир экваторын 1,5 мәртәбә чолгап алырга җитәр иде. Менә Аккем елгасы тамагына җитәбез (Аксу дигәнне аңлата бу сүз алтай телендә), ул Үч Сүрү тавы итәгеннән башлана. Чынлап та, елганың суы бик чиста, әмма ап-ак. Төптәге тау катламына, ләмгә бәйле бу. Тамак ялгап алабыз да җәяүләп Үч каен торулыгына юл тотабыз.
Бүген шактый озак Текеллү шарлавыгына бардык. Алтайлар шарлавыкны очарсу дип әйтә икән. Кара нинди матур чагыштыру (безнең халык исем биргәндә нишләптер суның шау-гөр килеп төшүенә игътибар иткән). Чынлап та, су өстән очып төшә ич. Юлыбызда очраган иң беренче очарсу булды ул. Аның биеклеге алтмыш метрга җитә, диделәр. Ни кызганыч, без аны тулысынча күрә алмадык. Чөнки ул кыялар арасында, кеше аягы басмаган төштә.

Сукмагыбыз урман эченнән узды. Анда беренче урман ияләренә – тиеннәргә (нишләптер алар Алтайда кара төстә) һәм борындыкларга тап булдык. Борындыклар да тиеннәр кебек, агачтан агачка сикереп, бик оста йөри икән. Кичкә таба сукмагыбыз киңәя башлады һәм, ниһаять, без Аккем күленә килеп җиттек. Тирә-юньдә атлар утлап йөри. Күл өсте тыныч, суы сап-салкын. Төбендә бозлы ләм, суның җылылыгы дүрт градустан артмый. Күл янәшәсеннән Үч Сүрү тавының бөтен мәгърур матурлыгын күрергә була. Ул илебезнең бик зур саналган ун тавы исемлегенә кермәсә дә, аңа менү Эльбрусны «яулауга» караганда четереклерәк, диләр. Шундый куе тынлык! Тирә-якта берсен берсе узарга тырышкан таулар! Әнә уң кулда дүрт чакрым ярым биеклектәге, мәңге карлы Ак тау түбәләре! Бу таулар Себерне сак-лап тора, диләр. Нинди хозурлык! Сөт кебек ак суына хәйран булып, Аккем күле буенда кайнар чәй эчү – үзе бер ләззәт! Алтайларда ике төрле чәй бар. Берсе – пант чәе ( шифалы үләннәр янына тартылган болан мөгезе «оны» кушыла), икенчесе – хаан чәе. Үлән чәенә тоз, сөт өсте, сөт кушып ясала ул. Чәй нигезендә ясалган шулпа дип тә әйтергә буладыр моны. Аккем янәшәсендә Изге Михаил кәшәнәсе (часовня) корып куйганнар. Кәшәнә эчендә икона-хачлар күп. Кәгазь, агач, хәтта чигелгәннәре дә бар. Күрәсең, мосафирлар калдырып китә. Һәлак булган альпинистлар һәм коткаручыларның хәтер китабы да бар. Анда төрле телләрдәге язулар очрый. Кәшәнәдән чыгып, Аккемнең чишмә башына, бозлыкка таба ашыгабыз. Дөньядагы таулы илләр арасында бозлыклар һәм бозланган мәйданнары саны буенча Алтай өченче урынны били. Әлеге бозлык җиде чакрымлы, биниһая зур боз кантары булып чыкты.
Икенче көнне Ярулы үзәнлегенә – Алтайның иң серле, сихри төшенә юл алдык. Эзотериклар, һәртөрле күрәзәчеләр бу җирне адәм баласына зур тәэсир ясаучы, кешенең иң садә ниятләрен чынга ашыручы, куәтле, көч-кодрәтле урын, диләр. Шуңа күрә дә биредә әледән-әле төрле-төрле им-томчылар, күрәзәлек итүчеләр, фал ачучылар җыела икән. Ярулы тарлавыгы Кызыл китапка кертелгән, сирәк очраучы эдельвейслар үсә торган төш булуы белән дә үзенчәлекле. Мәхәббәт, зирәклек турындагы борынгы риваятьләрдә дә эдельвейслар еш телгә алына. Тирә-якта җирән-сары төстәге кыялар баш калкыткан. Кояш баеганда, алар алтынсу төскә керә. Ярулы үзәнлеге, икенче төрле әйткәндә Ярулы тарлавыгы төрле төстәге кыялары аркасында искиткеч матур да инде, яңгырдан соң алар тагын да ачык, җете төсләргә керә. Ярулы елгасы белән Текеллү шарлавыгын аерып торган тау сыртының югары өлеше ятып торучы хатын-кызны хәтерләтә. Шушы охшашлыкны күреп, әлеге сыртны Дөнья анасы дип тә атыйлар. Ана «күкрәгендәге» ачык шәмәхә-кызыл кыяны Ана йөрәге дип йөртәләр. Ярулы үзәнлегенең тагын бер күрке – зирәклек ташы. Аны Рерих ташы дип атаучылар да бар. Як-ягын яссы вак ташлар тезмәсе чолгап алган бик зур ак таш ул. Бу төшне аеруча зур көч-куәт бирә торган җиргә саныйлар. Ташның үзенчәлеге шунда: аның температурасы һәрвакыт бертөрле. Салкынча вакытта ул – җылы, эссе вакытта салкынча тоела. Әйтерсең лә мосафир туңганда, таш аны җылытмакчы, тынчу, бөркү вакытта җиләсләндермәкче була. Бу күренешнең нәрсәгә бәйле икәнен әле дә аңлата алганнары юк. Ел саен бирегә Рерих хәрәкәте тарафдарлары җыела. Үч Сүрү тавы турында мәктәптә укыганда, рерихчылар оештырган күргәзмәләрне караганда ук белгән идем мин.

Сукмагыбыз, куаклыклар, эрбет, карагай агачлары яныннан узып, Җиде күл үзәнлегенә, аннан инеш буена алып чыга, аннары кәрлә каеннар әрәмәлеге аша үтә. Менә беренче күл, икенчесе, өченчесе. Алдагы дүртесе уң кул ягындагы үзәнлектә, тугайлар арасында яшеренгән. Һәр күлнең суы үзенчәлекле, үз төсмере бар. Аларның һәрберсенә туристлар Ак, Фирүзә, Кара... дип үзләренчә исем биргән. Бу күренеш күл төбендә нинди токым булуына бәйле. Гадәти булмаган бу төсләр күлнең тирәнлегенә, анда минералларның нинди сыек эремәсе булуга бәйле. Җиде күл үзәнлегендә төрле киекләр очрап тора. Ташлар арасында әрле-бирле көртлекләр йөгерешә, күпсанлы суерлар, үзара сызгырышып, үзәнлектә кешеләр пәйда булуын хәбәр итә. Түбән күлләр буенда сирәк очрый торган бик матур каурыйлы һөдһөдләр оя корган. Баш өстендә дөньядагы иң җитез кошлар – сапсан лачыны оча. Лагерьга кайтып барышлый, тау итәгендә байтак кына эрбет чикләвеге җыйдык. Моңарчы безгә тиеннәр, борындыклар сыйланганнан соң калган буш чикләвекләр генә очраган иде. Алтайда эрбетне гадәттә агач кәүсәсенә зур агач чүкеч белән суккалап җыялар.
Яңа көн туды. Күк йөзе болытлы, сүрән булса да ниятне үзгәртмәскә, Карадөрәк кичүе аша (биеклеге 3060 метр) Көчүрле елгасы үзәнлегенә барырга булдык. Кара дөрәк алтайча «кара йөрәк» дигәнне аңлата. Кыяфәтенә һәм түбәсен камап алган кара төстәге ташларның күплегенә карап биргәннәр бу атаманы. Урман эчендә башланган сукмак ташлы аланда бетте дә. Юл уңаенда безне әледән-әле кичүгә менеп баручы атлар кәрваны узып китте. Кичүдә төрле төсле чүпрәкләр – далмалар бәйләнгән агачлар очрый. Аларны тәүбә итеп, нәзер әйтеп яки агач, елга ияләренә рәхмәт йөзеннән бәйләп китәләр икән. Табигать көчләре белән бергә кичүләр дә алтайлар өчен изге санала. Кичүгә чиста, садә теләк-ниятләр белән генә менәргә кирәк, диләр. Катын сырты моннан уч төбендәге кебек күренә: итәген бозлыклар сарып алган, карлы башлык кигән биек тау түбәләре. Кичүне үтеп, түбән төшүгә төрледән-төрле үләннәр диңгезенә эләккәндәй буласың. Әллә нинди хуш исләр таратып, әкрен искән җилдә тирбәлеп, чайкалып утыра алар. Шалашка кайткач эчәрбез дип монгол чәе (бадан) яфраклары җыябыз. Бу үсемлекне заманында кайрылау матдәсе буларак тире иләгәндә дә кулланганнар. Төнгелеккә Эрбет торулыгында тукталабыз.
Икенче көнне Көчүрле күленә юнәлдек. Күл манзарасы әсир итә. Монда керкә балыгы бар, диләр, тик безнең тырышлык нәтиҗә бирмәде, күршеләр дә берни каптыра алмаган. Күл суы бик салкын. Күл башланган төштә басма салганнар. Көнне күл буенда уздырдык. Әгәр бу тарафларга килеп чыга калсагыз, иртүк торып, җил кузгалганчы, шома күл өстен күреп калырга кирәк. Күл өсте көзге кебек: тирә-яктагы таулар чагыла.
Көчүрле елгасы үзәнлеге буйлап Түнгүр бистәсенә кайтабыз. Юл уңаенда зур игътибар белән кыяларны барлап барабыз. Кайдадыр безгә Куйлы мәгарәсе очрарга тиеш. Сөйләүләренә караганда, анда борынгы кешеләрнең язу-рәсемнәре уелган. Тау кәҗәләре, боланнар бик ачык сурәтләнгән, диләр.
Барнаулга барышлый, зур гәүдәле боланнар – мараллар асралучы ферма яныннан узабыз. Аларны биредә беренче чиратта пантлары – яшь мөгезләре өчен асрыйлар икән. Гадәттә мөгезләрне май-июль аенда кисеп алалар. Сөяккә әйләнгәнче, катканчы кисеп алсаң, анда дәвалау сыйфатына ия булган пантокрин дигән матдә бар, диләр. Мөгезне кискәндә чыккан кан да аерым җыеп алына. Мөгезне кискән-эшкәрткәннән соң барлыкка килгән «он»ны дару ясый торган лабораторияләрдә кулланалар. Безнең өчен бик сәер тоелса да, яңа гына кисеп алганнан соң чыккан кан салынган пант ванналары монда үтә сихәтле санала икән. Алтай күптәннән Россиянең дәвалану мәркәзе санала. Илебездәге кайсы гына даруханәгә сугылсаң да, Алтайда ясалган даруларны күрергә мөмкин. Алтайда халык медицинасы аеруча алга киткән. Курорт тирәсендәге авылларда бурсык мае, аюның үт сыекчасын сатып алырга була. Алтай үләннәреннән бик күптөрле бизәнү эшләнмәләре, төнәтмә, дәвалар ясыйлар.
Шәһәр ыгы-зыгысыннан туйсагыз, ялгызлыкта калып ял итеп алырга уйласагыз, Алтайга барыгыз. Иң мөһиме, анда җан тынычлыгы табасың. Алтай беркемне дә битараф калдырмый.

Аделина ШӘРИПОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ