Театрда күңелсез булырга тиеш түгел!
228 нче сезон В.И. Качалов исемендәге Зур драма театры өчен бик тә дулкынландыргыч сезон булуын әйтте театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгынд...
228 нче сезон В.И. Качалов исемендәге Зур драма театры өчен бик тә дулкынландыргыч сезон булуын әйтте театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Сезон югары нәтиҗәләре, ике зур фестивале, яңа музей ачылуы белән театр тарихына кереп калган.
Узган сезонда биредә беренче мәртәбә Качалов исемендәге «Европа-Россия-Азия» фестивале уздырылган. Ил күләмендә танылган режиссер Игорь Коняевның «Лес» спектакле, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Казанский трамвай» спектакльләре куелган. Бүгенгесе көндә драматург Евгений Шварцның «Дракон» дип исемләнгән спектакленә җитди әзерлек алып барыла. Качалов театры труппасы быел 10 нчы мәртәбә «Марсель» фестиваленә, хәтта Төркиянең Стамбул шәһәренә кунак итеп чакырылган.
Конференциядә ТР мәдәният министрлыгының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова да чыгыш ясады. Аның әйтүе буенча, 228 нче театр сезонында, узган ел белән чагыштырганда, алга китеш зур. Театрга билетлар арзан бәядән сатылса да, финанс өлеше 56.5 млн сумнан 66.5 млн сумга кадәр, спектакльләр саны 338 меңнән 363 меңгә кадәр арткан. Бу елны Качалов театры спектакльләренә 120 000 гә кадәр тамашачы килгән. Узган елны алар саны 3 000гә кимрәк булган! Артистларның хезмәт хакы да 60 меңгә кадәр күтәрелгән.
Театр музей мөдире Роман Копылов да нәтиҗәләрне уңай билгели: «Барлыгы ел дәверендә 20 экскурсия уздырылып, 9000 килүчеләр саны исәпләнде. Алар арасында студентлар, Совет ветераннары да бар. Күптән түгел 500 экспонат кайтартылды. Музей 1723 елдан бирле сакланып калган декорацияләр, костюмнар эскизы, актерларның график портретларына, рәсемнәргә бай».
Театрда мәдәният институты студентлары тарафыннан мастер-класслар, сәнгать кичәләре уздырыла, ә булачак артистлар өчен төрле проектлар оештырыла. Александр Славутский проектлар театрны яратырга этәргеч бирә дип саный, әмма башта репертуар саны исәпкә алынырга тиеш, ди.
- Театрда күңелсез булырга тиеш түгел! Ул тәрбия, белем бирү функцияләрен башкара. Театр – бизнес та тугел! Безнең өчен иң мөһиме күбрәк халыкны кызыксындыру, чөнки сәхнәдә чын тарих сурәтләнә. Ә үзенең үткәнен белгән кеше – бүгенгесе көнгә сөенеп яшәүче, - дип искәртә театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский.

Комментарийлар