Тел мәсьәләсендә сөйләмгә даими игътибар бирү мөһим
Белгеч, табибка күп очракта «килеп терәлгәч», ягъни үзебез булдыра алганча «дәвалап» карагач кына юл алабыз. Бу фикерне тормыштан алынган бер хәл белән ныгытасым килә. Күптән түгел, таныш лог...
Белгеч, табибка күп очракта «килеп терәлгәч», ягъни үзебез булдыра алганча «дәвалап» карагач кына юл алабыз. Бу фикерне тормыштан алынган бер хәл белән ныгытасым килә. Күптән түгел, таныш логопед бүлмәсе ишеген 5 яшьләрдәге Алсу исемле баласын иярткән әни кеше шакый. Гөлсинә керә-керешли үк кызының начар сөйләшүе, ягъни «барлык хәрефләрне дә әйтеп бетермәве» турында зарлана башлый. «Нигәдер күп очракта ата-ана бала сөйләменең уңышлы юнәлештә баруын аваз-хәрефләрне дөрес әйтүгә генә кайтарып калдыра. Ә үз вакытында сөйләмдәге сүзләрне бәйләп, җөмлә төзеп сөйләү сәләтен үстерү нигәдер игътибарсыз кала. Безгә килеп тикшеренүләр уздыргач, баланың начар сөйләшүе генә түгел, ә сөйләм үсешенең тоткарлануы да ачыклана», – ди укытучы-логопед Анастасия Кудрявцева.
Әгәр ике яшьлек баланың сүз байлыгы илледән артмый икән, белгечләр тоткарлык барлыгы турында искәртергә мөмкин. Сабый үзенә аталган сөйләмне аңласа, сүзлегендә бытылдау һәм аваз ияртемнәрен дә кертеп 50 сүз булса, аларны актив рәвештә кулланса, шулай ук сөйләмендә иясе һәм хәбәре булган төзелмәләр (әни кил, мәми бир) ишетелә башласа, бу аның сөйләме дөрес үсеш алганлыгы турында сөйли.
Әмма сөйләмгә даими игътибар бирү мөһим!Логопед дәресләрендә шөгыльләнү кирәклеген, әлбәттә, белгеч белән күзгә-күз очрашып кына хәл итәргә була. Мәсәлән, авазларны дөрес әйтү сәләте һәр балага төрлечә бирелгән һәм аны үстерү вакыты да озакка сузылырга мөмкин. Бер бала өч-дүрт яшендә барлык авазларны дөрес әйтергә, кайберсе исә бу һөнәргә бары тик 5-6 яшькә генә өйрәнеп җитәргә мөмкин.
Баланың сөйләм үзенчәлегенә организмның шәхси үсеше аша игътибар итәргә кирәк. Анастасия ханым бала сүзлегенең арту чорларын түбәндәгечә бүлә:
1 яшь–5-9 сүз
1,5 яшь – 20дән 40 ка кадәр сүз
2 яшь – 50–200 сүз
3 яшь – 800–1000 сүз
3,5 яшь – 1100 сүз
4 яшь 1600–1900 сүз
5 яшь 1900–2200 сүз
Ике лексик берәмлектән төзелгән сүзтезмәләр (әни үп, бәби бир) яшь тә тугыз айдан ишетелә башлый дип саный Анастасия Владиславовна. Ике яшькә җиткәндә бала сөйләмендә җөмләләр барлыкка килә. Ә өч яшькә якынлашканда, бала иярчен җөмләләр куллана, «ник?» «кайчан?» сораулары барлыкка килә, сөйләмнең барлык берәмлекләрен, кисәкчә, теркәгечләрне, берлек һәм күплек саннарны куллана башлый. Дүрт яшькә якынлашканда, сабыйның сөйләме грамматик яктан дөрес төзелгән була, ул инде кушымчалар, авыррак фразалардан файдалана.
Алга таба сөйләмнең үсеш дәрәҗәсе, нигездә, сүз саны буенча түгел, ә куелган сорауга җавап бирү, аралашуда күрсәтелгән инициатива, мантыйкый эзлеклелек саклау, рәсемгә карап яисә укылганның эчтәлеген, аерым бер вакыйга турында сөйли алуга карап бәяләнә. Шул ук вакытта авыр грамматик төзелмәләрне аңлавына игътибар бирелә.
Ирексездән сорау туа: сабый китерелгән нормаларга сыешмаса, нишләргә?Иң башта балалар табибына мөрәҗәгать итегез, шикләрегез турында сөйләгез. Бәлки табиб өстәмә тикшеренү узарга киңәш бирер. Һичшиксез, иң беренче чиратта, ишетү сәләтен тикшерергә кирәк. Ләкин, ни кызганыч, еш кына табиблар, бигрәк тә малайларның ата-аналарын сабыйлары «соңрак үзләре сөйли башлаячак» дип юата.Шул рәвешле, тайпылышны коррекцияләү буенча эшне алып бару өчен кирәк вакыт сарыф ителә.
Шулай ук көндәлек тормышта сөйләмне үстерү буенча эш алып бару да бик мөһим. Моны һәр ата-ана интуитив рәвештә башкарырга тырыша да инде. Алты айлык балада әйләнә-тирәсендәге кешеләр сөйләмен аңлау сәләте барлыкка килә. Сөйләмнең фикер йөртү, уен, әйберләрне тоту һәм баланың социальләшүенә бәйле булган бу ягы баланың янындагы кешеләр белән аралашуына ярдәм итә. Димәк, бала белән аралашканда, уйнаганда да сөйләмне үстерү мөһим. Баладан сүзләрне кабатлавын сорамагыз, бары тик аның белән сөйләшегез генә.
Шуны да истән чыгармаска кирәк: телевизорны бик озак карау, даими тавышлы фон булу баланың үз сөйләм активлыгын киметә. Сөйләм аралашу өчен барлыкка килгән һәм шул рәвешле генә үстерелә ала, ә баланы һаман тыңларга юнәлтү аның телен бәйләп куя. Шуңа күрә бар җирдә чама белү яхшы!
Комментарийлар