Логотип Магариф уку
Цитата:

Тимур Сөләйманов: «Көз айларында "Алдынгылар хәрәкәте" өч тапкыр үсәчәк»

Быел Татарстаннан 30 меңгә якын бала «Алдынгылар хәрәкәте»нең төрле җәйге программаларында катнашкан. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәр...

Быел Татарстаннан 30 меңгә якын бала «Алдынгылар хәрәкәте»нең төрле җәйге программаларында катнашкан. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар тагын да артыр, дип белдерде.
«Җәй дәвамында безнең программаларда 30 меңгә якын бала катнашты. Бу биш профильле смена, өч зур палаткалы лагерь, муниципаль лагерьларда «Алдынгылар хәрәкәте» көннәре узды. Без бу, чыннан да, балалар һәм яшьләр хәрәкәте булсын өчен тырышабыз. Җәйге лагерьларда катнашучылар бу эшчәнлектә катнашырга тели. Минемчә, сентябрь-октябрь айларында без өч тапкыр үсәчәкбез», – дип сөйләде ул .

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ