Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры мәктәпләр белән яңа проект башлап җибәрә

1 октябрьдә К.Тинчурин театрында мәктәп һәм гаилә театрлары өчен «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы старт ала. Сайлап алу туры 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Йомгаклау...

1 октябрьдә К.Тинчурин театрында мәктәп һәм гаилә театрлары өчен «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы старт ала. Сайлап алу туры 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Йомгаклау ноябрь аенда гала-концерт буларак үткәреләчәк, һәр юнәлеш буенча 3 җиңүче (мәктәп һәм гаилә) игълан ителәчәк. Аларны Тинчурин үз патронажы астына алачак.
Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгында узган матбугат очрашуында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сөйләде. Аның сүзләренчә, мәктәпләргә инде бу фестивальнең нигезләмәсе җибәрелгән. 
"Мәктәп яны театрлары ул булырга тиеш. Максатыбыз – мәктәп балалары белән үзебезнең театрны тагын да якынайту. Бу баланың үсеше өчен дә бик зур этәргеч дип саныйм", – дип сөйләде ул.
Искәртеп узыйк, театрда, спектакльләрне куюдан тыш, күп проектлар алып барыла. Сентябрьдә хәзерге вакытта Тинчурин театры базасында баш режиссер Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә татар театрларына яшь режиссерлар әзерләү курсларының чираттагысы башланды. Быел моңа кадәр узган курсларны тәмамлаган ике кеше ГИТИСның түләүсез бүлегенә читтән торып укырга керде. Аларның берсе –  Әтнә театрыннан, икенчесе – Казаннан.
«Минем төп максат – Татарстан театрларындагы режиссерларны укытып, аларны республика театрларында эшләргә калдыру. Әлеге курсларга башка төбәкләрдән килгән кешеләрне алмыйм, чөнки алар барыбер Татарстанда калмаячак», – диде Туфан Имаметдинов.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ