Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры үзенең 90 еллыгына яңа премьера әзерли

Тинчурин театры үзенең 90 еллыгына «Ай, былбылым!» дип аталган яңа спектакль әзерли. Премьерада театрның өлкән яшьтәге артистлары катнашачак. Бу хакта алар «Казан» гаилә үзәгендә үткән матбугат очрашу...

Тинчурин театры үзенең 90 еллыгына «Ай, былбылым!» дип аталган яңа спектакль әзерли. Премьерада театрның өлкән яшьтәге артистлары катнашачак. Бу хакта алар «Казан» гаилә үзәгендә үткән матбугат очрашуында сөйләде. 
Спектакльгә багышланган матбугат конференциясен үткәрергә алар юкка гына бу урынны сайламаган. Премьерада гомер көзендә картлар йортына эләккән картлар һәм карчыклар арасында гаилә корырга омтылган кешеләр дә күрсәтеләчәк.

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, әлеге әсәр махсус театрның өлкән артистларын күз уңында тотып сәхнәләштерелгән.
"«Ай, былбылым!» – шәһәр картлар йортында яшәүчеләрнең моңсу да, көлкеле дә тормышын бәян итүче комедия. Театрның 90 еллыгы уңаеннан нәкъ менә шундый спектакль чыгарырга кирәк иде. Чөнки юбилейга безне театрның өлкән буыны китереп җиткерде. Бу спектаклебез аларга рәхмәтебез. Киләчәктә һәркемне дә картлык көтә. Мине бу тема аеруча кызыксындыра, шуңа да аны колачлаган спектакль кую идеясе туды. Спектакльдә күтәрелгән тема тормышыбыздан алынган", – дип сөйләде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.
Матбугат очрашуында шулай ук инде 60 ел бергә гомер кичерүче парны да тәбрикләделәр. ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина быел ел башыннан бирле 60 яше тулып узган 300 гә якын парның язылышуын әйтте. Алар арасында картлар йортында яшәүчеләр дә бар икән. "ЗАГС органнары ел саен 50, 60, 70 ел бергә яшәүче гаиләләрне котлап тантаналар үткәрә. Бу  – үзе бер тормыш. Мин Тинчурин театрына гомер көзендәге матур мәхәббәт турындагы мондый спектакль өчен бик рәхмәтле", - дип сөйләде ул.
Премьера 2023 елның 26 октябрендә булачак. Эчтәлеге буенча, спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгәләр. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итми. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Хәтта Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятлиләр. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.
Әлеге спектакль тамашачыны җылы атмосферасы, матур куелышы һәм өлкән буын сәхнә осталарының ихлас уены белән җәлеп итәр дип ышана тинчуринлылар.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ