Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында балалар өчен берьюлы ике бәйрәм!

Кәрим Тинчурин театры 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә – ике бәйрәм оештыра. Тинчурин театрында “Миһербанлык” спектаклен күрсәтелсә, Тинчурин паркында “Балачак бәйрәме” үтәчәк.Сәгать 10:00 да...

Кәрим Тинчурин театры 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә – ике бәйрәм оештыра. Тинчурин театрында “Миһербанлык” спектаклен күрсәтелсә, Тинчурин паркында “Балачак бәйрәме” үтәчәк.
Сәгать 10:00 да театрның сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясе Илфак Хафизовның “Миһербанлык” спектаклен куя. Спектакльдән соң балаларга уеннар, мастер-класслар оештырыла. Керү ирекле.

Тинчурин паркында “Балачак бәйрәме” сәгать 12:00 дә башланып китәчәк. Балалар бәйрәме Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә оештырыла. Бәйрәм программасында конкурслар, спорт чаралары, балаларның чыгышлары, бүләкләр каралган.
Шулай ук “Уен-фест” һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Бәйрәмдә балалар театрның әкият геройларын да күрә алачак, – дип хәбәр итәләр театрның матбугат үзәгеннән.
Театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, бәйрәмгә сәламәтлетге чикле балалар һәм күп балалы гаилә вәкилләре дә чакырылган.
Тинчурин театры балалар бәйрәмен Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Агро-Инвест” компаниясе җитәкчесе Рәис Әхтәм улы Сөләйманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Майский” тепличный комбинаты җитәкчесе Илшат Газимович Ганиев, Казан шәһәр Думасы депутаты, «КамаСтройИнвест» оешмасы җитәкчесе Дилүс Наил улы Сираҗетдинов һәм Татарстан Иҗтимагый Палатасы әгъзасы  «Кроу Аудэкс» фирмасы җитәкчесе Айрат Фердинант улы Гимадетдинов ярдәмендә оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ