Тинчурин театры яңа сезонын «Лу» спектакле белән ачты
Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Лу» спектакле Илгиз Зәйниевнең киносценарие нигезендә куелган.
Татар дәүләт драма театры 93 нче сезонын тамашачыны яңа хисләр һәм яңа театраль эзләнүләр дөньясына алып керүче премьера белән башлап җибәрде. Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Лу» спектакле Илгиз Зәйниевнең киносценарие нигезендә куелган.
«Лу» – татар шагыйре Хәсән Туфан белән актриса Луиза Салиаскарованың мәхәббәте, тугрылыгы һәм фаҗигале язмышы турында спектакль. Төп рольләрне Нәфисә Хәйруллина һәм Илдел Киямов / Артём Пискунов башкара.Аның үзәгендә – иренә булган мәхәббәте өчен тормышының иң авыр сынауларына да каршы торган Лу образы.
Спектакль вакыйгалары узган гасырның 1920–1930 нчы елларына барып тоташа. Яшь Гайникамалның, ягъни Луның, Хәсән Туфан белән танышуы нәкъ менә аның авыр хәлдә калган чагына туры килә. Башта шагыйрь кызны сеңлесе кебек кенә күрә. Әмма вакыт узу белән аларның язмышлары бергә үрелә.
Казанга кайткач, Туфан әдәби мохитнең үзәгендә кайный. Аның шигырьләре яшьләр арасында зур популярлык казана. Лу исә яраткан кешесенә якын булу теләге белән театр училищесына укырга керә һәм үзе дә сәхнәдә танылган актрисага әверелә.
Шул рәвешле, спектакльнең беренче өлешендә яшьлек, мәхәббәт, иҗат һәм хыяллар өстенлек итсә, икенче өлештә геройлар тормышына ил тарихының иң авыр чорлары килеп керә.
Репрессияләр Хәсән Туфанны гаиләсеннән аера. Лу ике баласы белән ялгыз кала. Әмма иренә булган мәхәббәте һәм тугрылыгы аны чигенергә ирек бирми. Ул Туфанга ярдәм итү өчен үз сәламәтлеген дә кызганмый, хәтта кан тапшырып, аңа азык-төлек җибәрә. Бу корбаннар аның үзенә бик кыйммәткә төшә.
Луның тормышы шулай итеп мәхәббәт өчен үз-үзеңне аямау дәрәҗәсенә җиткән фаҗигагә әверелә.
Спектакльнең сәхнә бизәлеше дә аның эчтәлеген тулыландыра. Рәссам Булат Ибраһимов эшләгән декорацияләрдә кызыл пәрдәләр күп. Алар бер яктан театр дөньясын, икенче яктан Луның ире өчен тапшырган канын символлаштыра. Кызыл монохромдагы цифрлы экраннар, көчле музыкаль бизәлеш спектакльгә заманча ритм өсти.
Музыкаль чишелеш тә аерым игътибарга лаек. Чит ил композицияләре белән беррәттән татар телендәге динамик речитативлар яңгырый. Музыка спектакльнең эмоциональ көчен арттырып, сәхнәдәге вакыйгаларга заманча яңгыраш бирә.
Лу образын Нәфисә Хәйруллина аеруча тирән кичерешләр белән башкара. Аның героинясы аша тамашачы мәхәббәтнең көчен дә, үз-үзеңне корбан итүнең бәясен дә тоя.
Спектакльнең ахыры исә тамашачыны җавапсыз сораулар белән калдыра: Луның мондый корбанга баруы нәрсә белән акланды? Мәхәббәт кайчан үз-үзеңне юкка чыгару чигенә җитә? Туфанның Луны югалтканнан соңгы хисләре нинди булган? Бу сорауларга һәр тамашачы үз җавабын эзләргә мәҗбүр.





Комментарийлар