Логотип Магариф уку
Цитата:

Төмән өлкәсенең Янтык авылында Балык тоту спорты буенча Россия чемпионаты узачак

Чемпионатта Татарстан спортчылары да үз көчләрен сынап караячак.

23–24 мартта Төмән өлкәсенең Янтык авылында Балык тоту спорты буенча Россия чемпионаты узачак.

Ярышта Россиянең 27 төбәгеннән 238 спортчының катнашуы көтелә. Алар арасында 210 ир-ат һәм 28 хатын-кыз да булачак. Төмән өлкәсеннән  бишәр балыкчыдан торган өч команда катнашачак. Чемпионатта Татарстан спортчылары  да үз көчләрен сынап караячак.

«Төмән өлкәсе Балык тоту спорты федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Савиных сүзләренә караганда, чемпионатта 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша. Әмма 17 яшьтән өлкәннәр разрядына ия булган спортчылар да катнашу хокукына ия була ала. Берничә ел элек унҗиде яшьлек Никита Назаровның Россиянең иң яшь спорт мастеры титулына ия булуын мисалга китерде ул.

Чемпионатның ачылыш тантанасы 22 мартка планлаштырылган. 23 марттан ярышлар рәсми рәвештә башланачак. Спортчыларга Янтык күлендә боздан кармак ярдәмендә балык тоту осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Җиңүчеләр тоткан балыкларның авырлыгына карап бәяләнәчәк.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ