Логотип Магариф уку
Цитата:

Төмән татарлары яңа фильм тәкъдим итә

3  августта Төмән җиренә Татарстаннан затлы татар атлары килгән иде. Өч меңнән артык километрны тәшкил иткән "Татарстан-Алтай атлар чабышы» маршруты тукталышларының берсе данлы Төмән шәһәрендә булды. ...

3  августта Төмән җиренә Татарстаннан затлы татар атлары килгән иде. Өч меңнән артык километрны тәшкил иткән "Татарстан-Алтай атлар чабышы» маршруты тукталышларының берсе данлы Төмән шәһәрендә булды.  Татар атлары Төмән өлкәсенең төрле авылларында, шәһәрләрендә булып, ярышларда, чараларда катнашып Себер халкын сөендерде. Нәкъ менә әлеге уникаль чара татар токымыннан булган атлар, асыл ир-атларыбыз турында документаль фильм төшерергә зур этәргеч булган. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм каналында хәбәр ителә. Милләтебезнең көчен билгеләүче  фильм Төмәннең "Бәрәкәт - игелек" хәйрия фонды ярдәме белән төшерелгән.

Фильмда татар атларының килеп чыгышы, киләчәктә аларның санын арттыру, бөтендөньяга популярлаштыру турында төрле, кызыклы фикерләр тыңларга мөмкин. Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйровның « Һәр ир-затының җиде ягы бар, бер ягы – гайрәтлелек. Бу сыйфат татарларда, башка һәрбер халыкта да, спортның актив төрләре – көрәш, җәядән ату һәм атта йөрү аша ныгыган. Ат – сак та, саклану да, яуда җиңү дә. Гайрәтлелекне, батырлыкны үстерү һәрвакыт ат белән бәйле булган.  Халыкта ир-атның көче ат өстендә күрсәткән кыюлыгы белән үлчәнгән. Картларның саулыклары турында сораганда ничек җавап биргәннәрен ишеткәнегез бармы? Сорагыз –алар әйтерләр: “Ат җигәрлек.  Ягъни ат иярләргә әзер ул. Татар атлары татар ир-атларын да уятып,  көчле, горурланырдай адәм балалары булсыннар иде. Себердә югалган  авылда көчле ир-егетләр, батырлар, эшмәкәрләр үстерергә кирәк. Кырларыбызда чүп үләннәре түгел, икмәк үстерердәй ир-егетләр тәрбияләсәк иде. Элек-электән татар халкы абзар тулы мал асрады, тырыш булды. Татар тырышлыгы, тарихы, дине, гореф-гадәте белән көчле. Апалар, абыйлар, балалар! Үзегезнең җирегездә гореф-гадәтләрне саклап, бу безнең җир бит дип  горурланып яшәрлек булсын», – дигән сүзләре  уйланырга урын калдыра.



Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ