Төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры башлана
21 апрельдән Төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры башлана. Әлеге вакыт документаль рәвештә расланган сәбәпләре булган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән: авыру, күченү, олимпиадаларда катнашу һ. б.
Татарстанда ТДИны вакытыннан алда тапшыру өчен Казанда имтихан үткәрү пункты эшләячәк.
Имтиханнарны 6 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак.
Имтихан җирле вакыт белән 10:00 дә башлана.
ГИА-9 ның вакытыннан алда тапшыру чоры расписаниесе:
–21 апрель – математика,
– 24 апрель – рус теле,
– 28 апрель – информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия,
– 6 май – биология, география, чит телләр, тарих, физика.
Резерв көннәр:
– 12 май – математика;
– 13 май – информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
–14 май – биология, география, чит телләр (инглиз, испан, алман, француз), тарих, физика;
– 15 май – рус теле;
– 18 май – барлык фәннәр буенча.
Резерв көннәр канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләрне яхшырту өчен, шулай ук җитди сәбәп аркасында имтиханга килә алмаган яки имтихан даталары бер үк көнгә туры килгән кешеләр өчен каралган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар