Логотип Магариф уку
Цитата:

Төрекмән кардәшләр белән дуслык ныгый

Министрлар Кабинетының утырышлар залында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуров  журналистлар белән очра...

Министрлар Кабинетының утырышлар залында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуров  журналистлар белән очрашты.  Ул 23 июньдә Татарстанга эш сәфәре белән  Президент Гурбангулы Бәрдемөхәммәдов  җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясе килүенә багышланды. 
Тармак җитәкчеләре тугандаш Төрекмәнстан делегациясенең  иң элек сәнәгать продукциясе күргәзмәсендә Татарстанда җитештерелгән техника белән танышулары турында сөйләде. Аерым алганда, “КАМАЗ” үзенең газ белән эшләүче йөк автомобильләрен, автобусларын һәм электробусларын тәкъдим иткән.
«Казан вертолет заводы» күргәзмәдә медицина модуле белән җиһазланган «Ансат» җиңел боралагын алып килгән.  Төрекмәнстан Президенты шулай ук «Татнефть» компаниясе сафка бастырган нефть табу һәм эшкәртү тармагындагы яңа технологияләр белән таныша.
Аннары министрлык һәм КФУ вәкилләре  Татарстан белән Төрекмәнстанның  күп кенә предприятиеләре һәм югары уку йортлары җитәкчеләренең Казан Кремлендә үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куюларын билгеләп үтте. Кул кую тантанасында Татарстан һәм Төрекмәнстан Президентлары Рөстәм Миңнеханов белән Гурбангулы Бәрдемөхәммәдов катнаша.
Расланган документлар арасында -  Төрекмәнстан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум, Төрекмәнстан Телекоммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру институты белән Иннополис университет, Төрекмәнстан дәүләт икътисад институты һәм Казан федераль университет арасында хезмәттәшлек турында килешү һәм үзара килешү бар. Болардан кала, «Төрекмәнхимия» дәүләт концерны һәм «КЭР-Холдинг» ИК», шулай ук «Төрекмәннебит» дәүләт концерны һәм «Татнефть» ААҖ арасында үзара аңлашу турындагы меморандумнарга,  «Төрекмәнавтоулаглары» агентлыгы  һәм «КАМАЗ» ААҖ арасында «КАМАЗ» маркалы автотранспорт  техникасы белән тәэмин итү һәм техник ярдәм күрсәтү өлкәсендә үзара килешүгә кул куелды.
Сөйләшүләрнең мөһим нәтиҗәсе буларак, якын көннәрдә Татарстанда Төрекмәнстанның генераль консуллыгы ачылуы көтелә. Дипломатик вәкиллек ачылу турында килешү ике республика Президентларының сөйләшүләре вакытында ирешелде.
Эш сәфәре вакытында Төрекмәнстан делегациясе Идел буе районының Каенлык урманында узган милли Сабан туе бәйрәмен карап сокланырга да өлгерде. Мәйдан күгендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бәрдемөхәммәдов шигыренә оныгы Кәрим иҗат иткән «Сабантуй» җыры да яңгырады. Мәрхабә!

                                                                    Ирек НИГЪМӘТИ


Татарстан Республикасы хөкүмәте фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте: дини белем алу нияте белән абитуриентлар мәдрәсәләргә килә. Кичәге мәктәп укучылары гаризаларын көндезге бүлеккә бирсә, олырак я...

Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе башланды
Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте: дини белем алу нияте белән абитуриентлар мәдрәсәләргә килә. Кичәге мәктәп укучылары гаризаларын көндезге бүлеккә бирсә, олырак яшьтәгеләр кичке һәм читтән торып уку мөмкинлеген карый. Гомумән, быел республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.
Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә, дип хәбәр итәләр ТР диния нәзарәтендә.
Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле һәм югары дәрәҗәдәге белем бирә. Стандартка «Гарәп теле», «Дин тарихы», «Психология һәм педагогика», «Хокук нигезләре», «Татар теле һәм әдәбияты», «Татарстан һәм татар халкы тарихы», «Россиядә ислам тарихы», «Ислам дине тәгълиматы», «Коръәнне уку һәм ятлау», «Коръәнне уку кагыйдәләре (тәҗвид)», «Коръән белеме», «Коръән тәфсире», «Гыйбадәт кылу нигезләре», «Ислам хокукы», «Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы», «Хәдис белеме», «Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре», «Вәгазь уку нигезләре һәм имамның бурычлары», «Исламның дини агымнары», «Ислам фәннәрен укыту методикасы», «Әхлак», «Ислам тарихы», «Мантыйк» кебек дәресләр керә.
Татарстанның мөселман уку йортларындагы көндезге бүлегендә «нигезле» дәрәҗәдәге белем 3 ел дәвамында укуны күз алдында тота, «югары» дәрәҗә – 5 ел. Мәдрәсәләрнең күбесе «нигезле» укыту программасы буенча белем бирә.
Мәдрәсәләр абитуриентларга дин әһеле һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәре белгечлеген алырга тәкъдим итә. Укып чыгучыларга «Имам-хатыйб», «Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы», «Гарәп теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе» квалификацияләре тапшырыла. Дини белемнән тыш, шәкертләр өстәмә һөнәри белемгә дә ия булалар (умартачы, автомобиль йөртүче, тегүче һ.б.). Кайсыбер мәдрәсәләр үз шәкертләренә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек нигезендә читтән торып параллель рәвештә югары дөньяви белем алу мөмкинлеген дә бирәләр. Мәдрәсәдәге «Нигезле» программаны үзләштереп, укуны Казан ислам университетында югары дини белем алып дәвам итәргә мөмкин.
Көндезге бүлектә уку дәвере 4 ел тәшкил итә, читтән торып уку (бакалавриат) 5 ел дәвам итә. Мәдрәсәдә укып чыкканнар тизәйтелгән укыту курсын үтәргә мөмкин. Россия ислам институты яки Казан ислам университетын тәмамлаучылар магистратурага керә ала.
Студентларга уку дәверендә тулай торакта бушлай урын һәм ашау каралган, кайсыбер мәдрәсәләрдә спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Мәдрәсәләрдә югары квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ