ТР абитуриентлары, Россия медицина югары уку йортларына кергәндә, өстәмә баллар алырга мөмкин
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты «Медицинага адымнарың» профориентация проектына старт бирәләр. Ул, абитуриентларга Россиянең теләсә кайсы медицина вузына кергәндә, өстәмә биш балл алу мөмкинлеге бирәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Проект 7 февральдән 13 февральгә кадәр узачак «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале кысаларында гамәлгә ашырыла.
Өстәмә биш балл алу өчен, абитуриентка түбәндәге адымнарны үтәргә кирәк:
1) 7 февральгә кадәр QR-код буенча чарага теркәлергә;
2) медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирергә;
3) хирург Александр Вишневский турында видеофильм карарга;
4) Вишневский турындагы видеофильм буенча контроль сорауларга җавап бирергә.
– Абитуриент максатчан квота чикләрендә укырга кабул итү конкурсында катнашкан очракта өстәмә биш балл алачак, – дип өстәделәр КДМУда.
Фото: КДМУ матбугат хезмәте





Комментарийлар