Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама мәктәпләрендә директорлар алмашынган

Бу көннәрдә Түбән Кама да берьюлы берничә мәктәптә җитәкчеләр алышынган. Кадрлар мәсьәләсе, шәһәрнең алты белем бирү йортына яшь директорларның билгеләнүе турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Ка...

Бу көннәрдә Түбән Кама да берьюлы берничә мәктәптә җитәкчеләр алышынган. Кадрлар мәсьәләсе, шәһәрнең алты белем бирү йортына яшь директорларның билгеләнүе турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин уртаклашкан.
Шулай итеп 11нче мәктәп штурвалы Сергей Михайленкога, 31нче мәктәпнеке  Олег Щербаковка, «Адымнар» лицейыныкы Артур Галиәхмәтовка, 24нче лицейныкы  Ильяс Вәлиуллинга, 2нче мәктәпнеке  Елена Кречетовага, 1нче мәктәпнеке  Марсель Юнысовка тапшырылган.
Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрдә  кадрлар белән тәэмин ителеш 98,1% тәшкил итә. Быел мәктәпләргә 83 яшь укытучының эшкә билгеләнүедә проблеманы җиңеләйтә. Әмма бүгенге көндә 55 укытучыга ихтыяҗ бар икән. Әлегә бу актуаль проблеманы  укытучылар арасында сәгатьләрне бүлү, өлкән курс студентларын, пенсиягә чыккан педагогларны җәлеп итү хисабына хәл итәләр.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ