Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада Тукай язы дәвам итә

Түбән Кама каласындагы балалар бакчаларында Тукай язы әле дә дәвам итә. Тукай! Бу исем күңелләребезгә балачактан кереп урнаша. Аның шигырьләре гаҗәпләндерә, шатландыра, сөендерә.Оста инде хәзерге бала...

Түбән Кама каласындагы балалар бакчаларында Тукай язы әле дә дәвам итә. Тукай! Бу исем күңелләребезгә балачактан кереп урнаша. Аның шигырьләре гаҗәпләндерә, шатландыра, сөендерә.
Оста инде хәзерге балалар, китап сөюче нәни дуслар! Тәрбияче апалары кебек, чып-чын артистлар диярсең. Тукай абыйларының шигырьләре белән беррәттән шагыйрә күңелле тәрбияче апалары язган шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнгәннәр, үзләрен үтә дә зур абый-апалар кебек килештереп, шигъри аһәңнәрне тамашачы күңеленә сеңдереп җиткерүләре, көйгә-җырга салулары, биюләре дисеңме?!


Шундый матур күренешкә тап булдык шәһәребезнең Гүзәл Сирень кызы Миндубаева җитәкчелегендәге 37 нче балалар бакчасында. Кечкенәдән үк китап белән кызыксыну, саф, самими хисләр, матур әдәбиятка, сәнгатькә тартылу – ул үзе зур шатлык, матур үрнәк. Туган телебезгә, матур әдәбиятка мәдхия җырлаучы чараны тәрбияче апалары зур осталык белән алып барса, оештыру эшен өлкән тәрбияче, методист Фәридә Фәрит кызы Зәйнуллина үз өстенә алган. Ә инде шагыйрә белән китапханәчене берьюлы күрү, очрашып аралашу үзе бер тәрбияви дәрес дип әйтер идем. Ул көнне сабыйлар янәшәсендә Түбән Камадагы 37 нче балалар китапханәсе мөдире Резедә Рәис кызы Галиева белән бергә булдык. Бер-беребезне тулыландырып чыгыш ясауның да тәмен тойдык. Гадәти булмаган алымнар куллану бала күңелендә матур тәэсир калдыруына инандык, сабыйларның берсеннән-берсе кызыклы, уйландыра торган сораулар бирүен ишеткәч, үзеннән-үзе китап һәм язучыларыбыз иҗаты  белән кызыксынырга этәрә икән, дигән фикергә килдек.  Хәер, әкият-шигырьләрне тыңлый, аңлый белгән балалар алар Тукай варислары була да инде. Ә Тукай варислары, белгәнебезчә, кайда да югалмый!

Нурзия МИРХАЗОВА,


Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы мөдире, шагыйрә, Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе


 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ