Туган телебезне кем яхшырак белә?
Халыкара туган тел көне узса да, туган телебез белән кызыксындыру чаралары дәвам итә. Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча...
Халыкара туган тел көне узса да, туган телебез белән кызыксындыру чаралары дәвам итә. Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча Төньяк-Көнбатыш олимпиадасының финалы – йомгаклау этабы булып узды. Олимиаданы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырды. Йомгаклау этабында Казан һәм республикабыз шәһәр-районнарында яшәүче йөзләп укучы катнашты (VIII-XI cыйныфлар). Әлеге чара хакында безгә институтның Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сөйләде.
Комментарийлар