Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телебезне саклау – заман таләбе

     Татар теле – безнең ана телебез. Үзенең матур аһәңе белән җырлап торган, бишектән үк күңелебезгә, йөрәгебез түренә кадерле һәм якын булып, кереп сеңгән шушы телебезне еракларга кит...

     Татар теле – безнең ана телебез. Үзенең матур аһәңе белән җырлап торган, бишектән үк күңелебезгә, йөрәгебез түренә кадерле һәм якын булып, кереп сеңгән шушы телебезне еракларга китсәк тә, чит җирләрдә торсак та онытмыйбыз. Онытырга хакыбыз юк. Әйе, әгәр без туган телебездә сөйләшәбез икән, балаларыбызны да, оныкларыбызны да бу телдә сөйләшергә өйрәтәбез икән, безнең телебез дәвамлы булачак, беркайчан да югалмаячак.
    Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Алар барысы миллилекне саклап калу хаҗәтеннән үсеп килүче буынга мохит тудыралар. Шушы мохиттә яшәгән өлкән буын үзеннән соң килер буынга олы мирас итеп,  туган телен, милли традицияләрен калдыра.
    Кайбер вак милләтләр яши-яши дә гамәлдә булган телләр исемлегеннән төшеп кала, дибез. Әгәр милләтнең үз халкы туган теленә карата битараф икән, аның матур аһәңен ишетми, газизлеген аңламый һәм киләчәген күзаллый белми икән, аны югалту – бик җиңел.  

Ә без туган телебезнең бүгенге халәтенә карап, шуны әйтә алабыз: безнең телебез алай җиңел генә бирешерлек түгел. Татар телендә белем бирүче мәктәпләребез, гимназияләребез, балалар бакчалары бармы? Бар. Театр залларында татарча спектакльләр куеламы? Куела. Радио, телевидение каналларында татар телендә тапшырулар барамы? Бара. Татарча концертлар оештырылган тамаша заллары халык белән тулымы? Тулы. Шулай булгач, мәктәпләребездә туган тел һәм әдәбият дәресләренең саны кимүенә карап кына төшенкелеккә бирелергә ярамый.
Әйе, мәктәп-гимназияләрдә балаларны туган телебездә укыту мәсьәләсенә килгәндә, төрле кыенлыклар да очрый. Балаларның китап укымауларын яки бик аз укуларын әйтәсеңме, гаиләләрнең газета-журналларга язылмавын әйтәсеңме, өйдә бала белән әти-әнинең рус телендә сөйләшүен әйтәсеңме... Җитмәсә, киләчәген уйлап та тормыйча, татар мәктәбен рус мәктәбе белән кушып куялар. Анда инде татар мохитен саклап калу бик кыен. Шуңа күрә, татарлыгыбызны югалтмас өчен башка чараларны, башка юлларны эзлибез.
Ләкин нинди генә каршылыклар булып тормасын, без, укытучылар, балаларыбызда ничек тә туган телгә карата кызыксыну уятырга, милли үзаң тәрбияләргә тырышабыз.
Телебез тарихында кыенлыклар аз булмады. Шуңа карамастан милләтебез яши, телебез исән. Бу җәһәттән, республикабызда туган телне саклау һәм үстерү буенча милли рухыбызны саклау юнәлешендә төрле проектлар эшли. Мәсәлән, Раил Гатауллин җитәкчелегендәге “Әдәби марафон”, Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова җитәкчелегендәге “Аулак өй-баттл” проекты, һ.б.
Мин башка проектларның эше турында, үзем аларның казанында кайнамагач, сүз әйтә алмыйм. Ә менә икенче ел инде, уңышлы эшләп килүче “Аулак өй-баттл” проектының “Кызлар җыры” төркемендә 2 ел буе йөреп, инде үз фикеремне әйтә алам.
Биредә яшь буында милли үзаң булдыруда, укучыларыбызның сәләтен үстерүдә зур эш башкарыла. Төрле район һәм шәһәр мәктәп-гимназияләрендә үткәрелгән һәр “Аулак өй-баттл” ның үзәгендә татар телен тирәнрәк өйрәнү, халык җырларын, классик язучыларыбызның әсәрләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен белү тора. Әлеге проектның әһәмияте шунда: чарага әзерлек барышында һәркем алдан ныклап әзерләнә, ярышларда биремне үти алмыйча, кыен хәлдә калмас өчен, күпме укучы кулына китап ала, халык җырларын өйрәнә. Димәк, белемен тирәнәйтә, үзенә күпме яңалык ача.

Алай гына да түгел, биредә укучылар төрле буын язучылар, шагыйрьләр һәм башка иҗади шәхесләр белән очрашалар, алар белән әдәби ярышларда катнашып, үзләренең сәләтләрен сынап карыйлар.
Аннан соң “Аулак өй-баттл” проектының даими һәм актив катнашучы “Кызлар җыры” төркеме шәһәребезнең 2, 4, 10, 17, 20, 33, 80, 167, 180 нче мәктәп-гимназияләрендә, КФУда, Арча, Саба, Балык Бистәсе, Нурлат, Кукмара, Теләче, Чирмешән, Балтач, Лаеш районнарында, Чаллы, Алабуга, Мамадыш шәһәрләрендә, июль аенда Болгарда узган “Ага-Базар” фестивалендә онытылмас ярышлар үткәреп кайтты. Инде мондый очрашулар Регионара ярышларга әверелде. Шагыйрәләрне ара ераклыгы да бу изге  эштән читләштерә алмый. Вакыт юк дип тә тормый алар. Матур милли киемнәрен, чиккән калфакларын, читекләрен кияләр дә,  Язучылар берлеге яки Бөтендөнья татар конгрессы биргән автобуска утырып, юлга чыгалар. Юлда алар халкыбызның матур җырларын җырлашып баралар. Шулай вакыт үткәнлеген дә сизми калалар. Ә барасы җирдә команданы көч сынашырга ныклы әзерлек белән көндәшләре көтеп тора. Күп очракта өчәр команда белән “бил алышырга” туры килә.
27 октябрьдә 5 нче гимназиядә туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып үтте. Семинарда туган тел укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр, ә дәрестән тыш чарада “Аулак өй-баттл” бәйгесе күрсәтелде. 3 тур ярышта катнашып, гимназия укучыларыннан тупланган “Дуслык” төркеме хәтта шагыйрәләр һәм укытучылар төркеменнән дә күбрәк балл җыеп, җиңүче исемен яуладылар. Моңа шатланырга кирәк. Алар музыка сәнгате буенча да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: Абзалова Самирәнең моңлы тавышы, Эркаева Камиләнең биюе, Газизова Фәридәнең курайда уйнавы һәркемне сокландырды. Ә Камалетдинов Рамазан “Миллионер” ярышында иң күп белүче буларак, “миллионер” булып калды. Йөзек салыш уенында йөзек салучы 2 «Б» сыйныфы укучысы Зарипова Әминә дә җыры белән күпләрне таң калдырды. Бу көнне чакырылган кунаклар өчен дә, гимназия коллективы өчен дә әлеге чара зур бәйрәм төсен алды.
Без, “Кызлар җыры” төркеме, кая гына барсак та укучыларны күреп, күңелләребез сөенеп кайтабыз. Алар татарча матур итеп сөйлиләр, татарча җырлыйлар, әдәбиятны, классик язучы-шагыйрьләребезне беләләр. Шулай булгач, милләтебезнең киләчәге ышанычлы кулларда дип әйтә алабыз.
Халкыбызга фидакяр хезмәт итүче укытучылар, проект авторлары үз эшләренә җиң сызганып тотыналар икән, алга куйган максатларын тормышка ашыру өстендә армый-талмый эшлиләр икән, телебез үсәчәк, сакланачак, киләчәк буыннарга тапшырылып, яшәвен дәвам итәчәк.
 
  Галия Гайнетдинова
Казандагы 5 нче гимназиянең  югары категорияле укытучысы                         
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ