Логотип Магариф уку
Цитата:

Түгәрәк өстәл: «Замана укучысына ничек ярарга?»

– Замана укучысына ничек ярарга, аның ихтыяҗын ничек канәгатьләндерергә?

 «Гаилә һәм мәктәп» уздырган түгәрәк өстәлдә язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев бу сорауга: «Татар китабы үз тарихында нинди генә заманалар кичермәгән. Имласын да алыштырганнар, яндырганнар да. Әмма ул яши. Кыска әйберләр яраткан укучыны җәлеп итү өчен «Казан утлары» журналы яңа төр – кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Әле менә күптән түгел генә басмаханәгә 25 нче китап төшеп китте. 3000 тираж белән чыгучы әлеге басмаларны сату нокталарыннан алып бетереп баралар. Элегрәк калын-калын романнар язылган, бүгенге укучы күзе белән карасаң, башлар әйләнерлек. Хәзер укучыга яраклашып, кесә китаплары чыгарабыз»,– дип җавап бирде һәм үзен борчыган кайбер мәсьәләләргә дә тукталды. Очрашуда ул иҗат юлында кичергән кайбер хатирәләрне искә төшерде.

Бу турыда сез «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында укый аласыз.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ