Логотип Магариф уку
Цитата:

2028 елның мартында 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан үткәрелергә мөмкин

Россиядә тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән мәҗбүри телдән имтихан кертү мәсьәләсе карала. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте, дип яза РИА Новости агентлыгы.

Аның сүзләренә караганда, яңа сынау 2028 елның февраль яки март айларында үткәрелә башларга мөмкин. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел.

Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, тарихтан телдән сынау ТДИга кертү формасы ролен үтәячәк. Биремнәр мәктәп дәреслекләрендәге материалларга нигезләнеп төзелә. Хәзерге вакытта аларны әзерләү дәвам итә.

Белгечләр фикеренчә, әлеге яңалык укучыларның тарихи процессларны аңлау дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ул яшүсмерләрдә фикерне дәлилләү, әйтергә, төрле карашларга бәя  бирү һәм тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәт формалаштыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ