Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсы башланды!

«Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан итәбез.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышлап «Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан итәбез. Бәйгедә 10–15 яшьлек балалар һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар да катнаша ала.

Шартлар бик гади: Г.Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга.

Эшләр нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма вариантына яисә электрон версиясенә 2024 елның беренче яртыеллыгының март – июнь айларына һәм икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә генә кабул ителә. 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча безгә юлларга кирәк.

Эшләр 5 февральдан алып 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр махсус төзелгән жюри әгъзалары тарафыннан «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләре буенча сайлап алыначак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Г. Тукайның туган ягы Арчада узачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ