Тукай чоры аһәңнәре
5 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай чоры аһәңнәре» дип исемләнгән лекция узачак.
Лектор – Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның С. Юлаев, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев.
Лекция дәвамында тыңлаучылар XX гасыр башында шәһәрдә яшәүче татарларның музыкаль мәдәнияте барлыкка килүе, аның үзенчәлекләре турында мәгълүмат алачак.
Шулай ук артист-лекторның башкаруында бу чор җырчылары репертуарыннан көйләр да яңгыраячак.
Фото: Музей матбугат хезмәте





Комментарийлар