Тукай премиясенә кандидатлар С.Сәйдәшев музеенда
Сәйдәш музеенда Тукай премиясенә кандидатларның музыка юнәлешендә эшләүчеләре белән очрашу узды. Анда сүз “Әкият” курчак театрының «Əлфия» спектакле, композиторлар Риф Гатауллин, Элмир Низамов иҗаты һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкләгән ТР дәүләт камера хоры эшчәнлеге турында барды.
“Әкият” курчак театры артистлары үзләре генә түгел, Әлфия курчаклары белән бергә килгән иделәр.Әлфия Афзалованың бөтен тормышын - бала вакытыннан алып күргән михнәтләрен, шатлык-куанычларын барысын да җыр-моң аша бирә әлеге спектакль. Легендар җырчыны курчаклар ярдәмендә бирү бу режиссерыбыз Илгиз Газинурович Зәйниев тарафыннан зур батырлык, дип белдерделәр артистлар. Коллектив тарафыннан беренче тапкыр куелган сүзсез спектакль дә икән әле «Әлфия».
-«Əлфия» спектакленең Тукай премиясенә кандидат буларак баруы безнең театр өчен шуның кадәр олы дәрәҗә, без моның белән горурланабыз. Спектакль Ә.Афзалова репертуарындагы иң популяр уннан артык җырына таянып эшләнде. Бу безгә зур имтихан булды, -диләр алар.
Шагыйрь, галим Айрат БикБулатов: “Театр алдына бик катлаулы бурыч куелган, әлеге спектакльнең милли миссиясе дә бар. Безнең өчен Ә.Афзалованың җырлары сәхнәдән яңгыравы бик мөһим. Бу гадәти мюзикл гына түгел, чөнки аның өчен музыка махсус языла. Монда Ә.Афзалова репертуарындагы җырлар алынган. Шул ук вакытта бу аерым җырлардан торган концерт кына да түгел, ә шулар аша җырчының тормышы, халыкның җаны күрсәтелгән, драматургия дә сакланган, тормыш та, татар халкының моңы да күрсәтелгән ”,- дип үз фикере белән уртаклашты.
Тәминдарова җитәкләгән камера хоры турында сүз әйтүчеләр шактый булды. -Кандидатларның барысы да мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр. Шәхсән минем Миләүшә Әмир кызы Тәминдарова җитәкләгән ТР дәүләт камера хоры турында әйтәсем килә. Бу кандидатура бик игътибарга лаек. 2007 елда әлеге хорны оештыру турында сүз чыккач, “нәрсәгә кирәк безгә хор, ансамбелебез дә бар бит инде”, -дип бәхәс купканын хәтерлим әле мин. Ул вакытта безнең җитәкчеләр дөрес карар кабул итеп, әлеге хорны гамәлгә куйдылар. Ул хәзер безнең республиканың бренды-йөзек кашы булган коллектив. Россия күләмендә узган “Битва хоров”та бер елны “Иң яхшы хор коллективы” дигән номинациядә җиңеп чыктылар. Коллектив Мәскәүдә узган проектларда үзен күрсәтеп килә. Күптән түгел “Ну-ка все...” проектында чыгыш ясадылар. Миңа калса бу хорның мәдәниятебезгә керткән өлешен барысы да күрәләр, аңлыйлар. Миләүшә Әмир кызы кебек җитәкче булмаса, бу хор алай яңгырамас иде. Республиканың зур байлыгы мондый коллектив,- диде Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева.
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы, ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе , композитор Риф Хоббула улы Гатауллин иҗаты хакында да бик җылы сүзләр яңгырады. КХТИ ның ике курсын тәмамлагач, Сара Садыйкова фатихасы белән башта Казан музыка көллиятен, аннан Казан дәүләт консерваториясенең вокал һәм бераз соңрак композиторлык бүлекләрен тәмамлый.
-Консерваториягә кергәч, мин яхшы педагогка эләктем. Шамил Шәрифуллин: “Син фольклор җый – кеше буласың!”- диде,- ди ул иҗатының шул чорын искә алып. Узган ел ноталары белән чыккан “Көйле иман” китабын нәкъ менә шул фольклор экспедицияләр вакытында тупланган дини материал тәшкил итә. Балалар өчен татар һәм рус телләрендә дөнья күргән “Минем җырлыйсым килә” дә аның хезмәте. “Татар һәвәскәр композиторлар антологиясе” н алсак, анысы бүгеннән басмага бирергә әзер. Бары үзенең иганәчесен көтеп ятуы икән.
-Мин моны ни өчен эшлим? Һәвәскәр композиторларның да күңелләре үссен, халыкка танылсыннар, тарихта калсыннар дим. Чөнки аларның җырлары да яңгырап тора, җырчылар башкаралар, бары композиторның үзен күреп танымыйлар,-диюе аның.
Йөзәрләгән җыр авторы Риф Гатауллин үз иҗатын гына кайгыртмый, ансамбльләр оештырып аларны халыкка таныта. Ул алып барган “Җыр чишмәләре” тапшыруын да радио тыңлаучылар көтеп алуы бәхәссез.
Композиторның бөтен иҗатын биш бармагы кебек белгән җәмәгате педагогика фәннәре кандидаты Мөршидә Хәбир кызы Риф Гатауллинны үтә дә тыйнак кеше дип белдерде.
-Кандидатлар исемлегендә күренгәннән соң, шалтыратулар бик күп булды. “Ничек? Риф әфәнде әлегәчә Тукай премиясен алмаган идемени?”- дип аптырыйлар. Ул гомере буе иҗат белән яши. Балалар өчен җырлар аз дип бик борчыла,- ди Мөршидә ханым.
-Риф Гатауллин минем әтием Гариф Ахуновның “Чулпан җыры” спектакленә “Аерылышу” дигән җыр язган иде заманында. Руслан Габитов башкаруындагы бу искитмәле җырны мин бик яратам. Композитор белән әлегәчә якыннан таныш түгел идем. Менә бүген очраштык,- дип сөенече белән уртаклашты шагыйрә Наилә Ахунова.
РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор, пианиночы, М. Җәлил һәм Д. Сираҗиев, Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премияләре лауреаты Элмир Низамов иҗаты да ныклы бәя бирелде. 2021 елдан Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире, музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, татар опералары авторы Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Элмир Низамов бүген дә киң колач белән иҗат итә. Аны аеруча «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) (Ренат Харис либреттосы), «Кара пулат» операсы (Ренат Харис либреттосы) һәм биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган «Көзге» монооперасы танытты (Ренат Харис либреттосы).
Очрашуны Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев алып барды.
Автор фотолары
Комментарийлар