Логотип Магариф уку
Цитата:

1 апрель ‒ беренче сыйныфка гариза тапшыру вакыты

1 апрельдән Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныф өчен гаризалар кабул итү башланачак.

Национальныепроекты.рф сайтында хәбәр ителгәнчә, ата-аналар гаризаның каралмасын хәзердән үк әзерләп куя ала. Бу, кирәкле мәгълүматларны алдан туплап, кабул итү көнендә документларны тиз арада юлларга ярдәм итәчәк.

 

Беренче сыйныфка гаризалар кабул итү ике этапта уза. 1 апрельдән 30 июньгә кадәр чорда ‒ баланың яшәү урыны буенча урнашкан мәктәптә. 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр, урыннар калган очракта, мәктәпкә билгеләнгән территориядә яшәмәүчеләрнең гаризаларын алачаклар.

Дәүләт хезмәтләре порталында мәктәпне сайларга, ташламаларны һәм уку параметрларын билгеләргә була. Гаризаның каралмасын тутырганда хисап таймеры гамәлдә булачак. Сайт кабул итү кампаниясе башлануы турында бер көн алдан хәбәр итәчәк.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Дәүләт хезмәтләре порталы аша беренче сыйныфка 1,1 миллионга якын гариза тапшырылган ‒ бу алдагы ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк. Әлеге сервис белән ата-аналарның 75 проценты кулланган. 

Мәгълүмат һәм фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ