Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясенә кандидатлар тикшерелә

Агымдагы елның апрелендә Казанның мәдәният учреждениеләрендә 2024 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылучы кандидатларның эшләре буенча һәрьяклап фикер алышулар узачак.

Беренче фикер алышу 3 апрельдә 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда узачак һәм әдәби өлкәгә багышланачак. Иҗади очрашуда катнашучыларга үз эшләрен балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан, язучы Ләис Зөлкарнәй, Россия балалар шагыйре, прозаик, тәрҗемәче, автор-җырчы Вайнер Борис Гиршевич тәкъдим итә.

11 апрельдә 16:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев музеенда премия номинантларының Музыка һәм театр өлкәсендәге эшләре буенча фикер алышу узачак. Очрашуда композиторлар Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Татарстан Республикасы камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Әлфия» курчак спектакленең актерлар төркеме катнашачак.

12 апрельдә 17: 00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында сынлы сәнгать өлкәсендәге эшләр турында фикер алышачаклар. Үз эшләрен совет һәм Россия татар рәссамы, рәссам, керамик, дизайнер Рабис Cәлахов, скульптор Кадим  Җәмитов, фотографлар Рамил Галиев  һәм Евгений  Канаев тәкъдим итә.
Иҗади очрашуларда Татарстан Республикасы иҗат берлекләре, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре,  экспертлар, галимнәр, киң иҗат җәмәгатьчелеге катнаша.

 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ