Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайчы галимнәрне өйрәнәләр

20 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырыла. Чара галим, әдәбиятчы, текстолог Якуб Агишевнең (1899–1972) тууына 125 ел тулуга багышлана.

 Якуб Хәлил улы Агишев – татар әдәбияты галиме, педагог, әдәби тәнкыйтьче. Аның хезмәт юлы Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институты, Казан педагогия училищесы,  Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, Казан театр училищесы белән бәйле. 1946 елда Габдулла Тукай иҗаты буенча Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый, 1947–1951 елларда Казан педагогика институтында, 1951–1960 елларда Казан дәүләт университетында укыта.

 XX йөз башы татар әдәбияты классиклары, аеруча Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә Якуб Агишев күп көч сала. Аның «Тукай – патриот» (1942), «Габдулла Тукай иҗаты» (1948, 1954) һәм башка хезмәтләре бар. 1940–1950 елларда ул Г. Тукай иҗатын текстологик аспектта өйрәнә: Хәй Хисмәтуллин белән берлектә ике томлы “Г. Тукай. Академик басма”ның 1 томын (1943), дүрт томлы “Әсәрләр”ен (1955–1956) төзи, алардагы текстларга беренче мәртәбә шәрехләр яза.

   Түгәрәк өстәлдә әдәбият галимнәре, музей хезмәткәрләре катнаша.  Чарадан Г. Тукай әдәби музееның VK төркемендә туры элемтә оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ