Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай баскан эзләр буйлап...

Ул авылның, hич онытмыйм,Һәр ягы урман иде;Ул болын, яшел үләннәрХәтфәдән юрган иде...Урманында кып-кызылКура җиләк тә җир җиләк;Күз ачып йомганчы,Һичшиксез, җыярсың бер чиләк... Тукайның “Шүрәле” сен...

Ул авылның, hич онытмыйм,
Һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр
Хәтфәдән юрган иде...
Урманында кып-кызыл
Кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы,
Һичшиксез, җыярсың бер чиләк...

Тукайның “Шүрәле” сен белмәгән кеше сирәктер. Питрәчнең 2нче урта мәктәп укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукай йөргән эзләргә басып, аның рухы белән өретелгән Кырлайга сәяхәт кылып кайттылар.

-Мин һәрвакыт укучыларымны Кырлайга алып барырга тырышам. Музейда  экспонатлар белән танышып, Кырлай урамнарында йөргәннән соң балалар аннан бөтенләй икенче кеше булып, шагыйрьнең әдәби мирасы белән илһамланып, рухланып кайталар. Кем белә, бәлкем кулга каләм алып, шигырь язу өчен кемгәдер, нәкъ менә Кырлайга бару кирәк булгандыр да.  Тукай үзе дә «Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», -дип юкка гына язмаган бит инде,-ди Питрәчнең 2нче урта мәктәбенең  оештыру эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гатиатуллина.

Тукай Ватанына аяк басуга, булачак шагыйрьнең балачагын  күз алдына китерерлек хатирәләр шактый.  «Исемдә калганнар»ны гына алсак та  «Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган, тәбәнәк кенә, салам түбәле бер өйгә туктадык», – дип язган Габдулла Тукай. Монда адым саен хатирә – Сәгъди аганың бәрәңге бакчасында кечкенә Апуш белән бергәләп  утырткан нарат агачы да аларның кул җылысын саклый булыр...

Расиха ФАИЗОВА


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ