Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музеенда "Мирас" күргәзмәсе ачыла

8 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның Әдәби музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачыла. Анда Казанның 1 нче һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләре укучыларының эшләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә Татар...

8 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның Әдәби музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачыла. Анда Казанның 1 нче һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләре укучыларының эшләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы.
«Мирас» күргәзмәсе — Габдулла Тукай Әдәби музее белән 1 һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләренең беренче уртак проекты. Бу сәнгать уку йортлары Татарстан Республикасы милли сәнгатен өйрәнүгә, уку процессында балаларны рухи-әхлакый үстерү һәм этномәдәни белем бирүгә, иҗади актив шәхесләр тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Ул яшь рәссамнарның графика һәм рәсем эшләрен берләштерә, килгән кунакларны профессиональ башкарылган скульптура үрнәкләре белән таныштыра.
Күргәзмә 8 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ