Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туым Җондозы» фестивале тирәли

3 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында «Туым Җондызы» XIII конкурсы-фестивале гала-концерты узачак.

Бәйгенең максаты – халыкның этник музыкаль иҗатын саклау һәм пропагандалау, халык җырларын үзенчәлекле башкаручы 3 яшьтән 35 кә кадәрле солистлар һәм ансамбльләрне ачыклау. Сайлап алу турларында керәшеннәр күпләп яши торган төбәкләрдән Менделеевск, Теләче, Кайбыч, Кукмара, Чистай, Әлмәт, Тукай, Зәй, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы  һәм Казан шәһәреннән меңнән артык балалар, яшүсмерләр, яшь  башкаручылар  үз осталыкларын күрсәткән. Шулар арасыннан иң-иңнәре «Сәйдәш» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. 

2008 елда оештырылган бу бәйгегә  катнашучылар арасында  баштагы  елларда эстрада җырлары белән килүчеләр дә булды. Әмма без аларга борынгы җырларга һәм милли киемнәргә өстенлек бирәбез,  дип  киңәш иттек.  Шулай итеп, конкурска моңарчы без ишетмәгән җырлар белән килүчеләр табылды. Февраль ул бәйрәм, ә аның алдыннан ныклап эшләргә кирәк, – диде  конкурска нигез салучы фольклорист-галим Геннадий Макаров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

 Жюри рәисе буларак аның бу бәйгедә катнашучыларга, халык җырларына үз карашы, бәяләмәсе бар. Анда башка милләт вәкилләренең катнашуы, этник җырлар аша халыкта татар теленә мәхәббәт уятуы шатландыра аны. Конкурста җиңүче солистка 30,  ансамбльгә 50 мең сум  күләмендә Гран-при һәм дипломнар  тапшырылачак.
0+


Альберт САБИР
Автор фотосы 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ