Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы булырга теләүчеләр арта

«Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Россия югары уку йортларының мәгариф юнәлешендәге педагогик белгечлеге буенча белем алырга теләүчеләр сан...

«Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Россия югары уку йортларының мәгариф юнәлешендәге педагогик белгечлеге буенча белем алырга теләүчеләр саны сизелерлек арткан. Саннар белән әйткәндә, 2020 елда андый студентлар саны 66 мең 587 кеше булса, 2022 елда 75 мең 788 егет һәм кыз әлеге өлкәне сайларга теләк белдергән. Татарстанга килгәндә исә, быел вузларга укырга кергән 38260 яшүсмернең 10 проценты мәгариф белән бәйле белгечлекне сайлаган.
Яшь буынны бер яктан укытучы һөнәренең бүгенге көнгә кадәр абруйлы булуы кызыксындырса, икенче яктан караганда, бу белгечлеккә ия кешеләр бернинди шартларда да эшсез калмаячак. Хезмәт хаклары да осталыгына, тәҗрибәсенә күрә даими артып тора.
Россия хөкүмәте һәм республикабыз җитәкчелеге дә укытучы кадрлар әзерләү, аларга уңайлы эш һәм яшәү шартлары булдыру юнәлешендә эзлекле эш алып баралар. «Россиянең киләчәк буын укытучысы» милли проекты кысаларында педагогик югары уку йортларын үзгәртеп кору, галимнәр һәм укытучылар әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү уңышлы алып барыла. Әлеге максатларда Россия хөкүмәте узган ел 5 миллиард сум акча бүлеп биргән иде. Бу, үз чиратында, педагог кадрлар әзерләүгә уңай җирлек бирер дигән өмет уята.
Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ