Укытучы һәм укучы дуслыгы
1980 еллар гәҗит төпләнмәләрен актарып утырганда «Укытучыма» исемле шигырьгә күзем төште. Авторы моннан өч ел элек арабыздан вакытсыз китеп барган, якты учак кебек ялкынланып, нурланып торган, үзе яны...
1980 еллар гәҗит төпләнмәләрен актарып утырганда «Укытучыма» исемле шигырьгә күзем төште. Авторы моннан өч ел элек арабыздан вакытсыз китеп барган, якты учак кебек ялкынланып, нурланып торган, үзе янып, кешеләрне җылыткан, нечкә күңелле, олы йөрәкле, талантлы якташыбыз Шаһинур Әхмәтсафа-Мостафин булып чыкты:
Мин гөлләрнең
Күңелегез кебек иң нурлысын,
Сезгә бирер идем.
Шигырьләрнең сүзләрегез кебек
Иң җылысын
Сезгә бирер идем,
Укытучым минем!
Илһамчы чишмәбез булып
Җыр иттегез тормышны! –
И Кояшлы күңел, Сезгә
Без бит мәңге бурычлы!..
1959 еллар. Урта Кирмән урта мәктәбенә Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, ике яшь кыз – Шәрипова Фәридә Минһаҗетдин кызы белән Кәримова Әнисә Касыйм кызы эшкә килә. Яшьләрнеке яшьләрчә инде, барысына да өлгерәләр: укыталар да, халыкны агарту эшен дә алып баралар, күрше авыл сәхнәләрендә концерт-спектакльләр куярга да өлгерәләр. Бу кызлар эшкә килгәндә, VI сыйныфта укыган Шаһинурның югарыда телгә алган шигыре нәкъ менә шул Әнисә Касыйм кызына багышлап язылган да инде. Әнисә ханым язучының сыйныф җитәкчесе дә булмый. Ул бу класста рус әдәбияты, немец теле укыта, әдәби геройлар аша яшүсмернең күңелен яулап ала, үсеп килүче шәхесне формалаштыруда үз өлешен кертә. Үзе дә иҗади кеше булган Әнисә Касыйм кызы үсмер егетнең иҗатка омтылганын күреп ала, аңа һәрьяклап ярдәм итәргә омтыла. Инде олпат язучы булып җитешеп, ир уртасы булгач та, Шаһинур Мостафин укытучысын зур хөрмәт белән, иҗатының чишмә башында торучы итеп искә ала иде. Мәктәптә башланган, үзара хөрмәткә корылган дуслыклары аларны гомерләре буе озата барды.
Мәктәбебез музее фондында Әнисә Каримованың шәхси архивының бер өлеше саклана. Берничә папкадан торган бу архивны безгә вафатыннан соң укытучының кызы – Энҗе тапшырды. Урта Кирмәндә укытканнан соң, Әнисә Касыйм кызы үзенең туган ягы – Әгерҗе районының Тирсә авылына китеп укыта. Тик кайда гына эшләсә дә, ара ераклыгы алар дуслыгы югалуга сәбәп була алмаган. Архивтан күренгәнчә, Әнисә Касыйм кызы укучысының иҗатын һәрдаим күзәтеп барган, аның матбугат битләрендә басылган язмаларын пөхтә итеп кисеп алып, аерым ватман битләренә ябыштырып җыеп барган. Кайберләрен автор үз автографы белән укытучысына җибәрә дә торган булган. Бер генә бәйрәм дә игътибардан читтә калмаган. Гади генә календарьны да зур итеп, шигырь юлларына салынган матур теләкләр белән бүләк итә Ш.Мостафин:”Кадерле Әнисә Касыйм кызына – күңелендә кояш йөртүче ханымга.
Гөлгә, шигърияткә гашыйк җан Сез,
Күңелегез тулы яхшылык!
Сезнең белән аралашкан саен,
Күз алларым китә яктырып.
Шатлык китерсеннәр туар еллар!
Сөенәбез: ярый әле җирдә Сез бар!
Әлеге сүзләр белән остазын 1996 ел белән котлаган язучы. Аннан алдарак язган бер хатыннан: “Сез беренче илһам чаткысы – гомер буе бара яктысы!!” дигән юлларны укыйбыз.
Казан дәүләт университетының 19 яшьлек студенты Шаһинур Мостафин 8 нче март бәйрәме уңаеннан кадерле укытучысын түбәндәге яңа шигырен җибәреп сөендергән:
Язлар килә тагын җир өстенә,
Язлар килә, килә ярсынып...
Әй син, гомер язы, нигә шулай
Тиз китәсең икән ашыгып?!
Гомер язы...
Ул тукталып тормый –
Җирдә гел яз гына тормый шул.
Бер янарга, тәүге яшен сыман,
Ашкына ич күңел – тынгысыз!
Ашкын, күңел, ашкын – тукталма:
Еракларда, чакырып, ут яна ...
Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең: «Менә ул чын укытучы!» диярлек остазы була. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. «Мин Сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш ияр идем», – дигән рус шагыйре Н.А.Некрасов. Шаһинур Әхмәтсафа да укытучысын зурлау өчен нинди генә сүзләр тапмаган! Тагын бер котлавында болай дип яза ул:
Күрәсезме, әнә,
Ап-ак карлар ява урамда.
Юк ла,
Җиргә ап-ак бәхет ява –
Сөенәмен:
Туар көннәр шулай
Ап-ак бәхет булып урала.
Туар көннәр Сезгә, укытучым,
Бәхет, шатлык, кайнар хис бирер.
Кыенлыклар аша, Данко кебек,
Җиңеп чыгар өчен көч бирер.
Укытучы өчен моннан да якын сүзләр була аламы?! Мондый котлау алган укытучының нинди хисләр кичерүен күз алдына китерү дә кыен түгел.
Тормышта укытучысын зурлаган укучы үзен дә зурлавын аңлап та бетермидер әле ул. Укучысыннан күргән хөрмәтне укытучы башкаларга сөйли, шатлыкны уртаклашмыйча буламыни?! Яхшы гамәлең башкаларга да тарала.
Әнә шундый котлау-хатларны бик күп алган Әнисә Касыйм кызы Шаһинур Мостафиннан. Аларның һәркайсы: «Кадерле укытучым!», «Хөрмәтле укытучым-остазым!» дип башлана. Һәркайсының эчтәлеге уникаль, эчтәлеге ягыннан берсен-берсе кабатламый, һәркайсы аерым бер шәхескә багышланган. Аларның бөтенесен монда китереп бетереп тә булмый. Тик менә монысын язмыйча кала алмыйм:
Чәчәкләрнең, укытучы күңеле кебек, иң нурлысын
Сезгә бирер идем – котлап бәйрәм көнен.
Рәхмәтләрнең укытучы күңеле кебек, иң олысын
Сезгә дияр идем, Укытучым минем!
Инде гаилә коргач та укытучысы белән аралары суынмый. Хатлар гаилә исеменнән языла башлый. Җае чыккан саен Әнисә Касыйм кызының өендә булырга да еш вакыт табылган. Укытучының юбилей кичәләре алардан башка узмаган.
1967 елда Татарстан китап нәшриятында «Иркен минем Туган илем» исемле альманах басылып чыга. Анда яшь шагыйрь, КДУның II курсы студенты Шаһинур Мостафинның да берничә шигыре басылган. Әлеге җыентык та Әнисә Касыйм кызының архивында урын алган. Китапчыкның тулы хокуклы авторларының берсе буларак яшь Шаһинур аңа мондый истәлек язган: «Кадерле укытучым Әнисә Касыймовнага укучысы Шаһинурдан бер истәлек. Бу – күңелләрдән очып чыккан беренче карлыгач кына әле. Беренче карлыгач артыннан башкалары да кайта. Аларын да бергә каршыларга насыйп булсын. Зур ихтирамым билгесе итеп кабул итегез».
Вакыт инде үзенекен иткән. Әлеге истәлек теләк-хатлар шактый таушалган, саргайган. Ләкин алардагы ихласлылыкны, күңел җылылыгын, укучының үз укытучысына булган олы хөрмәтен бернинди вакыт та юкка чыгара алмый. Бүгенге буын укучы-укытучыларына үрнәк итеп куярлык өлге бу. Шундый күренешләргә дә тап булганым бар: укучы шәп булып чыкса – үзем тырыштым, ди, начар булып чыкса – укытучым начар булды, ди. Машина белән килеп туктап, укытучысы белән тәрәзәсен төшереп кенә сөйләшкәннәрне дә күргәләнем бар. Аларга укытучыга мөнәсәбәтне язмам геройлары үрнәгендә күрсәтергә иде.
Мин искә алган Әнисә Касыйм кызы да, Шаһинур Мостафин да инде арабызда юк. Берсе балалар күңеленә изгелек орлыклары салып, гомерен кеше шәхесе формалаштыруга багышлаган, икенчесе укытучысыннан алган изгелекне гомере буе кайтарырга омтылып яшәгән бу ике изге җанның рухларына дога булып барсын бу язмам.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы
Комментарийлар