Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар көне белән!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленәЯхшылыктан орлык сала алсак,Һәр баланың сизгер йөрәгенәЯратырлык ачкыч таба алсак,Кирәк чакта шагыйрь, артист булыпБала күңелләрен яуласак,Сыйныфта  булган һәр баланың даЯкы...

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Яхшылыктан орлык сала алсак,
Һәр баланың сизгер йөрәгенә
Яратырлык ачкыч таба алсак,
Кирәк чакта шагыйрь, артист булып
Бала күңелләрен яуласак,
Сыйныфта  булган һәр баланың да
Якын дусты булып кала алсак,
Ә балалар олыларны зурлап,
Кечеләрне кече итсәләр,
Үсеп җитеп, илгә хезмәт итеп,
Туган җирне өзелеп сөйсәләр,
Менә шушы инде олы бәхет:
Язмышларның тәңгәл килеше,
Үзебез теләп алган һөнәребезнең-
Хезмәтебезнең хәләл җимеше.
 
Бәйрәмебез белән, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Гаилә бәхете һәм укучылар бәхете насыйп булсын һәрбарчабызга да!  Ходай сәламәтлегебездән һәм сабырлыгыбыздан аермасын!
Ләйсән Вәлиева Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ