Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларым – минем остазларым

Быел, Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, үзебезнең авыл мәктәбендә безне укыткан, безгә белем һәм тәрбия биргән укытучы-остазларыбыз турындагы язмалар шактый булды. Тормышыбызда иң мөһим урынны әти...

Быел, Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, үзебезнең авыл мәктәбендә безне укыткан, безгә белем һәм тәрбия биргән укытучы-остазларыбыз турындагы язмалар шактый булды. Тормышыбызда иң мөһим урынны әти-әниләр белән беррәттән укытучыларыбыз да алып торганлыктан, һәрбер язмада бу олуг затларга тирән ихтирам чагылыш тапкан. Укырга һәм язарга, тирә-юнебезгә акыл күзе белән карарга өйрәтүчеләр бит алар. Безнең белән мәктәптә нинди генә хәлләр булган очракта да, куанычыбыз да, борчуларыбыз да иң элек укытучы йөрәге аша уза.

«Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, укытучы – оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул – яхшы табибә, ләкин аңа бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтәләр, кайберләре кайвакыт дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, хезмәтеңнең бөеклегеннән», – дигән танылган язучы С.Л.Соловейчик. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, барлык һөнәрләрнең һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла.
Укытучы-мәктәп диюгә, хөрмәтле укытучыларым искә төшә, һәм һәрвакыт елмаеп торган сыйныф җитәкчем Мифтахова (Мусина) Сөембикә апаны күз алдына китерәм.  Ул минем өчен тормышымда зур хәрефләр белән языла торган остаз-укытучым. Бер яктан туры сүзле булуы, үз фәнен яхшы белүе сокландырса, шул ук вакытта тапкырлыгы, мәрхәмәтлелеге белән күңелгә якын иде ул. Бервакытта да аерым укучы белән генә шөгыльләнмәде. Барыбызга да бертигез аңлатты, барыбызны да тигез яратты, ә яратканын әйтмәсә дә сизә идек. Абыйлар арасында үскәнгәме, ул миңа үз апам кебек, аңа караган саен, ник минем апа булмады икән дип уйлаган чакларым да булмады түгел – булды. Куе шәмәхә кремплин күлмәген киеп, озын-озын атлап мәктәпкә килгәнен көтеп торам. Яшь, матур, сөйкемле, битендә көрән миңе дә бар, шулкадәр килешле итеп киенә белә. Гел аның янында бөтереләм, сораулар бирәм, карталар эләргә булышам. Көчле математик булса да, география фәнен дә укытты ул безгә. Үзен үз иткәнгәме, яхшы аңлаткангамы картаны яхшы белә, һәр дәрестә берәр илгә сәяхәткә барып кайта идек. Нишләптер, Италияне гел биек үкчәле аяк киеменә охшатып истә калдырдым. Укучыларыма да картадан шулай дип күрсәтәм. Шакмаклы дәфтәрне уртага кисеп, «блокнот»ка укытучымның рәсемен ясыйм, миңен дә калдырмыйм. Шулар арасында Гөлнур апалар, Әмир Шәрифулла улы, Мөнир Фәләх улы, Тәбриз Әхмәтхан улы, Рушания Гайсә кызы, Кадрия Миңгали кызы, Александр Михайлович, Иван Андреевич, Хатыйп абыйлар, Фәнзилә Гыйльфан кызы, Рушания Әюп кызы, Рафига апалар, тагын бер бик якын укытучым Шамил Сәхип улы рәсем укыта, чөнки барысы да минем алдымдагы кәгазь битләрендә елмаеп торалар иде.
Мәктәпкә фотограф абый килеп сурәткә төшерсә дә, Сөембикә апаның уң ягына утырам, башкаларны ничек җиңгәнмендер, белмим. Дәрестән соң калып төрле скетчлар, концертлар куйганны да карарга вакыт таба.
Бу язмага тотынгач, мәктәп елларында күңелгә тирән уелып калган төрле хатирәләр калкып чыкты. Барысы да гаҗәеп матурлары: урманга имән чикләвегенә менүләр, урманчылыкта агач кәлшәсе утыртулар, колхоз кырында бергәләшеп бәрәңге алулар, язын аны баздан чыгарулар, карлы-яңгырлы туң җирдән чөгендер йолкулар, тимурчылык буенча өлкәннәргә барып, су алып кайтулар, йорт-җирләрен җыюлар, карларын көрәүләр иң рәхәте булган икән.
Ярты гасыр узып барса да, гаепсездән гаепле булган чакларым да искә төште. Бик күңелне тырнаганы, әмма бу турыда язмый калып булса да  язарга булдым әле. Укытучы апам рәнҗемәсен, бер дә аны гаепләвем түгел. Без аны бик ярата, үз итә, һәрбер сүзен йотлыгып тыңлый идек.
Менә шулай сыйныфыбыз белән тырышып укып, мәш килеп йөргәндә, классташыбызның түшкә тага торган брошь-бизәнгече югалды. Мәктәпкә андый әйберләр алып килергә ярамаса да, бер кызыбыз алып килгән булган. Эзләп-эзләп табылмагач, нигәдер миңа сумкамны актарырга туры килде. Гаепләгәннәрдер инде. Аны бушатканда, олы абыем бүләк иткән түгәрәк көзгем төшеп ватылды. Ул элек бик кадерле әйбер иде. Ләкин бизәнгеч табылмады. Югалткан кызыбыз нишләп үз сумкасыннан яхшылабрак эзләмәде икән? Чөнки ул андый әйберләрне күпләп алып килә иде. Ә икенче көнне искә дә алучы булмады, ул шулай онытылды, әмма күңелдә калган икән. Күзләремдә яшь, укытучы апа да яшь иде шул...
Баштарак рәссам, тракторчы кыз, милиционер апа, табибә буласым килсә дә, соңрак укытучы һөнәре сайлавыма остазым сәбәпче иде. Укытучыбызның тормышка карашыбызны үзгәртүгә өлеше зур булган, күрәсең. Үз-үзен тотышы, тормыш дәресләре, бөтен йөрәген биреп үткәргән тәрбия сәгатьләрендә биргән киңәшләре, һәрберсен күз уңында тотып яшәргә тырышабыз. Гел «Укытучы-укытучы» уйнап, үзебезнең урам кызларын укыта, дәфтәрне уртага кисеп «журнал» га билгеләр куя идем. Кем уйлаган ничә еллардан соң, гап- гади гаиләдә туып үскән кызның, мәктәп дигән белем иленең ишеген атлап кереп, остазы белән ничә еллар хезмәттәш булып бергә-бергә эшлисен һәм укытучымның  үз балаларымны да укытасын. Ничә мәртәбәләр хәтеремдә яңартмадым да, ничә мәртәбәләр искә төшермәдем мин бу асыл затларны. Башлангыч сыйныф укытучыларыма да рәхмәтлемен. Миңлегөл апа Җамалиева, Ольга Васильева һәм Лида апалар, Фәсәхәт Мусина, Гөлфия апа Каюмовалар  безнең нәни йөрәгебез түрендә мәңгегә кереп калдылар.
«Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының шундые булыр, туфрак булачак баланы алтын итә белер. Ни чәчсәң, шуны урырсың», – дигән Ризаэддин Фәхреддин.
Әйе, мәшһүр галимебез мең тапкыр хаклы. Кыскасы, белем һәм тәрбия өлкәсендә вак-төякләр дә юк! Балалар – көзгедәге кебек чагылышыбыз.
Язмам ахырында укытучыларымны, хезмәттәшләремне кояшлы бәйрәм, Әниләр бәйрәме белән ихластан тәбриклим. Изгелек орлыклары таратып, әйбәт булырга үз үрнәкләрендә өйрәтеп, олы юлга чыгарганнары өчен рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Күкләребез аяз булып, һәрберегезгә саулык белән имин тормышта, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын дигән теләктәбез.

Тәнзилә НУРИЕВА,


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ