Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылыктан – түрәлеккә

Язмышыңны бер һөнәргә багышлап, гомер буе аңа тугры калырмын дисең дә... Тик тормыш баскычлары гел син уйлаганча гына бармый икән шул. Әнә Мамадышта туып-үсеп, шул ук каладагы 3 нче урта мәктәптә укып...

Язмышыңны бер һөнәргә багышлап, гомер буе аңа тугры калырмын дисең дә... Тик тормыш баскычлары гел син уйлаганча гына бармый икән шул. Әнә Мамадышта туып-үсеп, шул ук каладагы 3 нче урта мәктәптә укып, олы тормышка аяк атлаган Владислав Захаров та ничәдер еллар үткәч, яраткан һөнәрен түрә кәнәфиенә алыштырырмын дип уйлап та карамаган булгандыр.
...Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогика университетында укып, гыйлем өсти. Аны кызыл дипломга тәмамлый. Яшүсмер чагында ук Татарстан данын яклап, туризм буенча Бөтенроссия ярышларында чыгыш ясый. Аның тренеры һөнәре буенча укытучы, заманында Мамадыш районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләүче Вәзир Фәизов була.
Вузны тәмамлагач, Владислав туып-үскән шәһәре – Мамадыштагы 1 нче урта мәктәптә 12 ел дәвамында укытучылык вазифасын башкара. Бер  үк вакытта директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары йөген дә тарта. Физик тәрбия буенча уздырылган олимпиадаларда күпме укучысы җиңүче һәм призер булып таныла. Араларында хәтта Бөтенроссия бәйгеләрендә дә призлы урыннар яулаучылары да бар. Ул бер елны «Ел укытучысы» конкурсының  муниципаль этабы җиңүчесе дип тә танылды.
Инде киләчәктә дә язмышым балалар арасында үтәр дпп йөргән җиреннән укытучылыкны түрәлек кәнәфиенә алыштырырга язган икән үзенә. Мамадыш шәһәре Советының шушы көннәрдә булып узган дүртенче чакырылыштагы 16 нчы утырышында депутатлар бертавыштан Владислав Захаровны Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары итеп сайлап куйдылар. Бик тә җаваплы вазифа. Әмма максатчан, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы мөгаллим егет бу яңа эшендә дә үзен күрсәтеп, халык белән аңлашып эшләр дигән нияттә без.
Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ