Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Рөстәм Миңнеханов биш укытучыны «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады.

Әлеге бүләк белән «мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен» биш укытучы билгеләп үтелә, диелә документта.

Медальгә Яшел Үзән районындагы А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Гайфуллина, Чистай районындагы 3 нче гимназиянең физкультура укытучысы Анатолий Гуляков, Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназия директоры Ольга Баклашова, Мамадыш политехник көллиятенең производствога укыту мастеры Рәис Камалиев һәм Казанның Совет районындагы лицей – инженерлык үзәге директоры Венера Хәйретдинова лаек булды.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ