Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар ялы

Җәйге ялымны менә шулай файдалы итеп уздырам.

Алинә Шәгәрәева, Казан шәһәре Яңа Савин районындагы татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

  • Җәй бик күпләрнең зарыгып көтеп алган ел фасылы. Бу бигрәк тә укытучылар өчен шулай. Ләкин, бик күпләргә, ничек кенә сәер яңгырамасын, шуны белик: җәй керү белән, бары тик укучыларның гына ялы башлана, ә укытучылар өчен июнь ае кызу эш вакыты әле. Мәктәп яны лагерьлары эшли, имтиханнарда оештыручылар булып йөриләр, уку елы буенча  йомгак ясап, нәтиҗәләр тапшыралар һ.б. Менә шул эшләр белән июнь ае үтеп китә һәм, ниһаять, зарыгып көткән җәйге ял башлана. Укытучы һөнәренең иң уңай якларыннан берсе җәйге ялның чагыштырмача озын булуында.

Шәхсән минем өчен бу уку елы бик уңышлы һәм нәтиҗәле булды. Бик күп эшләр башкарылды, югары күрсәткечләргә ирешелде, Аллаһка шөкер! 9 нчы сыйныфымны чыгардым. Узган ел җәй тулаем Бөтенроссия бәйгесенә әзерләнү эшләре белән үтеп китте диярлек. Бу җәйдә туган авылыма кайтып, әти-әнием янында күбрәк булырга, өй эшләрендә бераз булса да булышырга телим. Туганнар, якыннар белән очрашып, табигатькә ешрак чыгарга кирәк дип ният тотам. Диңгез ярында ял итеп кайту хыялым да юк түгел. Аллаһ насыйп итсен!

Гомумән, эштән бераз онытылып тору да иң яхшы ял, дөресен генә әйткәндә. Укучыларга да, укытучыларга да, җәйге ялда рәхәтләнеп ял итеп, илһамланып, көч-куәт туплап, яңа уку елын исән-имин каршыларга насыйп булсын!

 

 

Фикерләрне Мөршидә Кыямова туплады

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ