Логотип Магариф уку
Цитата:

Урам киносында - урам теле

14 июньнән 27 сентябрьгә кадәр Россиянең олы һәм кече  шәһәр һәм   бистәләрендә “Урам киносы фестивале” кысаларында кыска метражлы фильмнар күрсәтелә.  2014 елда 2 студент башлап җ...

14 июньнән 27 сентябрьгә кадәр Россиянең олы һәм кече  шәһәр һәм   бистәләрендә “Урам киносы фестивале” кысаларында кыска метражлы фильмнар күрсәтелә.  2014 елда 2 студент башлап җибәргән бу мәдәни чара хәзер инде бөтен илне колачлый.
        Азнакайның Тарсус паркында да узды андый чара.    Тамашачы  игътибарына кыска метражлы 7 фильм тәкъдим ителде. Дөресен әйтим, “Экстрасенс”ның ни өчен төшерелгәнен аңламадым. Әллә инде ике сәгать буе кино карап арыганга, әллә берүзем соңгы тамашачы булып утырып калганга... Ә калган фильмнарның һәркайсының идеясе, проблемасы, “тозы” бар. Күңелдә авыр тойгы калдырган “Наташаның хыялы” да, яшь иҗатчыларның тормышта, бу дөньяда, һөнәрдә каршылыклар-авырлыклар аша үз урынын эзләве турында. “Күз яшьләре тамды”, “Григ болыты”, “Максим белән булган хәл” дә. Хәер, соңгысының исеме болай түгел, әшәке сүз белән. Фильм үзе дә әдәпсез сүз белән чуарланган. Һәм аның парк тулы балалар алдында беренче итеп күрсәтелүе гафу ителмәслек хата булды.  
        В.И. Ленин заманында: “Кино безнең өчен иң мөһим сәнгать төре булып тора”, - дигән. Кино бит–  тәрбия чарасы, ул бит – сәнгать. Ә сәнгать югары булырга тиеш. (Популяр стендаперларның әдәпсез сүзләр кергән монологларын, хәзерге яшьләр җырларын ишеткәндә оят, әшәке сүзне, гомумән, шәхси кимсетү кебек кабул итәм.)
        Ике фильм гаилә кыйммәтләре турында иде.”Болытларга таба юл”ның герое, әнисе һәм туганнары каршы булса да, әтисенең соңгы теләген үтәп, аның туган ягына, Ташкентка оча. Әтисенең яшьлек дуслары белән очраша. Бу якның колориты, кунакчыллыгы, дуслыгы, фильмның финалы күңелдә иң җылы хисләр калдыра.
        Фестивальнең таләпләре буенча тамашачылар, фонарьлар белән тавыш биреп, иң яхшы иҗат эшен билгеләргә тиешләр. Мин, һичшиксез, “Гади туй”ны сайладым. Иван белән Даша бер-берсен яраталар, туйга әзерләнеп йөриләр. Һәм шунда егетнең сөекле бабасы җитди авыруы, санаулы көннәре калуы беленә. Бабай (танылган Владимир Меньшов уйный) яраткан оныгының туен көтә. Гөнаһ шомлыгына каршы, Иванны артык кыю язылган шигыре өчен өй арестына утырталар, аягына беләзек кигертәләр. Егет туйны бабасы янында тизрәк үткәрү өчен ерак шәһәргә очарга, ничек итеп булса да беләзектән котылырга тели. Ләкин законга каршы барып булмый... Нәтиҗәдә кәләш туйга җыелган кунаклар янына берүзе оча, ә кияү, бәйрәмчә киенеп, компьютер каршында үзенең онлайн туенда утыра. ЗАГС хезмәткәре мондый сәер никахны теркәүдән баш тарта. Инициативаны үз кулына алып, яңа гаиләгә хәер-фатиханы нәсел башлыгы – хөрмәтле бабай бирә. Соңгы кадрда без мәхәббәттә яшәүче балалы гаиләне күрәбез. Өлкәннәрнең фатихасын алган бәхетле гаиләне...

Нәсимә КАМАЛИЕВА,


Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ