Логотип Магариф уку
Цитата:

Ураза гаетен уздыру тәртибе

Рамазан ае төгәлләнергә санаулы көннәр генә калып бара. Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле булды. 10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, гаетнең Интернеттагы трансляциясен “Хозур ТВ” YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

Фото: архив ИА «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ