Логотип Магариф уку
Цитата:

Үрнәк гаилә – авыл күрке

Россиядә Гаилә елы уңаеннан Теләче районы «Үрнәк гаилә – авыл күрке» дип исемләнгән конкурс оештыра.

Конкурс шартлары буенча, проектта тулы гаилә белән катнашкан бәйрәм, ял итү мизгелләрен, фотога яки видеога төшереп, район редакцияcенә юлларга  кирәк, дип яза Теләче-информ. 

Шулай ук әлеге темалар буенча  язмалар да кабул ителә. Иҗади эшләрдә әби-бабай, әти-әни һәм балалар образлары булу шарт. Иң мөһиме – эшләр позитив, кызыклы булсын, ди Теләче журналистлары. 

Бәйгенең максатлары:
– Гаиләдә ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу, аларны киләчәк буынга җиткерү һәм үрнәк гаилә моделен күрсәтү.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнә:
– «Килен – кайнана туфрагыннан»
– «Иң бәхетле татар гаиләсе»
– «Иң бәхетле рус гаиләсе»
– «Иң бәхетле керәшен гаиләсе»
– «Иң яшь гаилә»
– «Иң креатив гаилә»
– «Иң тырыш гаилә»
– «Иң иҗади гаилә»
– «Спорт – безнең дустыбыз»
– «Безнең династия»
– «Ел гаиләсе»

Нәтиҗәләр 2024 елның 15 декабренә кадәр игълан ителәчәк.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ