Урта Кирмән мәктәбе укучылары төбәк тарихын экскурсияләр аша өйрәнә
Толерантлык мәсьәләсе бүгенге тәрбия системасында мөһим элемент булып тора дияр идем. Замана укучысы, һәр кешенең нинди милләттән булуына карамастан, аны кабул итәргә, башкаларның традицияләрен, караш...
Толерантлык мәсьәләсе бүгенге тәрбия системасында мөһим элемент булып тора дияр идем. Замана укучысы, һәр кешенең нинди милләттән булуына карамастан, аны кабул итәргә, башкаларның традицияләрен, карашларын, хокукларын хөрмәт итәргә һәм аларга зыян, комачаулык китермичә яшәргә тиеш. Бу төшенчәләр гомумкешелек кыйммәтләре дип аталалар. Бу кыйммәтләрне тәрбияләүдә бердәнбер юл – ул да булса рухи-әхлак тәрбиясе бирү. Толерантлык бит башкаларның гына мәдәниятен алга сөреп, аларга сукырларча яраклашып, үзеңнекен санга сукмау түгел. Үз мәдәниятеңне, тарихыңны яхшы белгән хәлдә башкаларныкын да хөрмәт итү ул. Моның өчен яшь буында үз кече ватаны тарихы белән кызыксыну тәрбияләү мөһим. Ә моны Федераль стандартлар таләп иткәнчә, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру аша да тормышка ашырып була. Дәрестән тыш эшчәнлеккә укучыларны тарту, аларны әлеге эшчәнлек белән кызыксындыру өчен нишләргә? Укучыларны җәлеп итә, кызыксындыра торган нинди яңа технология, алымнар кулланып була? Бигрәк тә укучыларны туган як тарихын өйрәнүгә нинди юллар белән җәлеп итәргә? Бүген укучыларда мөстәкыйль эзләнеп белем алу күнекмәләре формалашканмы? Ә толерант кешегә үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, төбәгеңнең күренекле шәхесләрен өйрәнү һәм алар турында мәгълүматлы булу бик кирәк.
Безнең төбәк борынгы Болгар шәһәрчеге – Кирмәнчек төбәге. Шунда ук борынгы зиратлар, Изгеләр чишмәләре – үзләре бер комплекс. Узган җәйдә район хакимияте тарафыннан монда зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды, юллар салынды. Укучылар белән килеп күрер әйбер күп анда. Табигатьнең төрле фасылларында монда укучыларны алып килеп, ачык һавада тарихыбызга багышланган дәрес-экскурсияләр оештырам. Менә хәзер дә көзнең бер матур көнендә, дәресләр тәмамлангач, үземнең 8 нче сыйныф укучыларымны шунда алып килдем. Моннан мең ел элек яшәгән шәһәрчек тормышы аларны битараф калдырмады: күзләреннән бабалары тарихына битараф булмауларын күрдем. Изге чишмә суларыннан авыз итеп, зур канәгатьләнү белән авылга юл тоттык.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенең тарих укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Комментарийлар